Апас мәдәният йортының халык театры уңыш яулады
Башкалада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленә йомгак ясалды. Галиәскәр Камал театры бинасында узган тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев һәм район мәдәният йорты җитәкчесесе, халык театрының режиссеры Земфира Мөхәммәтшина катнашты. Биредә Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы" трагедиясен сәхнәләштергән...
Башкалада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленә йомгак ясалды. Галиәскәр Камал театры бинасында узган тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев һәм район мәдәният йорты җитәкчесесе, халык театрының режиссеры Земфира Мөхәммәтшина катнашты. Биредә Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы" трагедиясен сәхнәләштергән Апас мәдәният йортының халык театры Дипломга һәм бүләккә лаек булды. Земфира Мөхәммәтшина "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңүче булып танылды һәм акчалата бүләккә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев