15 декабрь 2017 яңалыклары
-
Иске Әнәле авылы мәчетендә мәүлид кичәсе узды
Бүген Иске Әнәле авылы халкы авыл мәчетенә Мәүлид кичәсенә җыелды. Мәҗлесне уздыруда һәркем үз өлешен керткән. Күмәк көч белән мул табыннар корылган. - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көнне бергәләп билгеләп үтәбез. Тормышыбыз мул, авылыбызда күп кенә эшләр башкарабыз. Алга таба да бердәм булып яшәсәк иде,...
-
Игелекле эштән читтә калмасагыз иде
Бер атна элек Апас үзәк музее директоры Рәмис Ногманов "Йолдыз" сайты аша халыкка бер үтенечен җиткерүебезне сораган иде. -Чормаларда, тартма-чемоданнарда сакланучы, Совет чорларында ясалган һәм Яңа ел чыршыларын бизәгәндә кулланылган пыяла, пластмасса, картон, кәгазь шарлар, чылбырлар, төрле уенчыклар, электр гирляндалары коллекциясе туплап, балачакларын хәтерләренә төшерергә теләүче апаслыларга үзенә күрә бер...
-
Рәшит хәзрәткә Татарстан Дини Назарәте медале тапшырылды
Апас Җәмигъ мәчетендә җомга намазыннан соң район үзәгендә һәм авылларда дин тормышы, хак мөселманнарга хас дини гыйлем таратуда, үзенә алмаш, шәкертләр әзерләүдә бик зур өлеш керткән бу мәчетнең элеккеге имамы Рәшит хәзрәткә Татарстан Дини Назәрәтенең махсус медале тапшырылды. Ул шулай ук Дини Назәрәтнең Мактау Хатына да лаек булды. Зур бүләкләрне...
-
Карабайда яңа күпер
Карабай авылы халкы яңа ел бәйрәме алдыннан яңа күперле булды. Үзара салым акчасына эшләнгән күпер ачылышында район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты. - Әлеге күпер кирәклеген халык җыеннары вакытында күтәреп чыктылар. Үзара салым акчасының 30 меңенә җиңел машина да чыга ала торган күпер эшләп куйдык. Карабайлылар бик канәгать, - ди...
-
Урта Балтайдан Азат хәзрәт истәлекле бүләкләр тапшырды
Урта Балтайның "Минһаҗ хәзрәт" мәчете имамы Азат хәзрәт Гайнетдинов Мәүлид кичәсендә авылда дин тормышы, мөтәвәллият эшчәнлегенә бик зур өлеш керткән авыл эшмәкәре Азат Низамов һәм Илдар Хәйбуллин гаиләләренә зур рәхмәтен ирештереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Район юл төзелеше оешмасында җаваплы вазифа башкаручы Илдар һәм Дәүләки мәктәбендә укытучы булып эшләүче Фәния Хәйбуллиннарның...
-
Апаста баскетбол уеннары бара
Апас мәктәбе һәм аграр көллият спорт залларында 14 декабрьдә бу минутларда баскетбол буенча тугыз еллык мәктәп командалары Спартакиадасы бара. Анда барлыгы 16 команда, 100 дән артык уенчы катнаша. (+6) Ришат Җамалиев.
-
“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева хөрмәтләнде
"Йолдыз" ("Звезда") газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева күркәм юбилеен билгеләп узды. Ул гомер бәйрәме уңаеннан һәм нәтиҗәле, тырыш хезмәте өчен район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан Рәхмәт хаты, бүләк, чәчәк бәйләме алды. Бүләкләү тантаналы шартларда узды.
-
Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды
Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә «Новая жизнь» газетасы. Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Аның гомуми мәйданы 152,8 квадрат метр тәшкил итә. Бина заманча материаллар кулланып, яңа технология буенча төзелгән. «СМ-СтройИнвест» подряд оешмасы белгечләре билгеләп үткәнчә, эксперимент рәвешендәге әлеге...
-
Апаста яшәүче Гөлшат Фазлыева концертка билет отты
Гөлшат Фазлыева "в контакте"дагы "АпастовоНовости"төркемендә басылган Раян Садриев концертына чакыру игъланнына репост ясап бәхетле билет иясе булган. - Мин андый отышларга бер дә ышанмый идем. Катнашканым да булмады. Гомеремдә беренче тапкыр катнашып, бәхет елмайды - ди ул.
-
Апас мәдәният йортының халык театры уңыш яулады
Башкалада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленә йомгак ясалды. Галиәскәр Камал театры бинасында узган тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев һәм район мәдәният йорты җитәкчесесе, халык театрының режиссеры Земфира Мөхәммәтшина катнашты. Биредә Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы" трагедиясен сәхнәләштергән...
-
Кышлату-2017
Районда ел ярымга җитәрлек итеп терлек азыгы әзерләнде. Сөтне сатып алу бәяләре дә ярыйсыланды, барлык өстәмәләрне кертеп, база нормативлы, 3,4 процент майлылыктагы ферма сөтенә бүген килограммына 25,20 сумнан түлиләр. Сыйфат югарырак булса, бәясе 26 сумнан да арта. Шәхси сектордан җыелган сөткә бүген әзерләүчеләр 18 сумнан да ким түләмәскә тиеш. Көн...