Апас җәмәгать судында берәүне урамда йөргән өй эте өчен штрафка тартырга мөмкиннәр
Район административ комиссиясендә карап тикшерү, Закон нигезендә чаралар күрү өчен чираттагы утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә узды. Экология елында чисталыкка аеруча зур игътибар бирелә. Ел башыннан комиссия каравына 50 протокол кергән. Иң күбесе-чисталык яратмаучылар турында. Аларның барысына да Административ Кодексның 3.6 маддәсе буенча иң азы-2000 сумлык штраф...
Район административ комиссиясендә карап тикшерү, Закон нигезендә чаралар күрү өчен чираттагы утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә узды. Экология елында чисталыкка аеруча зур игътибар бирелә. Ел башыннан комиссия каравына 50 протокол кергән. Иң күбесе-чисталык яратмаучылар турында. Аларның барысына да Административ Кодексның 3.6 маддәсе буенча иң азы-2000 сумлык штраф санкцияләре кулланылды. 1 хуҗаның бәйдәге эте иреккә урамга чыгып баланы куркыткан. Баланың дәү әтисе бу хакта район полициясенә гариза язган, эш район җәмәгать судында каралачак. Бу Административ Кодексның 3.7 маддәсенә карый һәм Закон буенча гаеплегә 300-1000 сумлык штраф яный. Берәү үз игъланнарын тиешсез урыннарга ябыштырып чыккан. Административ Кодексның 3.5 маддәсе нигезендә ул шулай зур суммалы штрафка тартылган. Тиешсез урында сәүдә иткән берәү 3.2 маддә буенча шулай ук штрафка тартылган. Түләнгән штрафлар исә җирле бюджетка керә һәм файдаланыла. Элеккечә андыйларны беренче юлыга кисәтү чарасын куллану хәзер закон буенча тыела. Авыл җирлекләре башлыклары халык арасында бу яңалык турында киң аңлату эшләре алып барырга тиеш.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев