3 декабрь 2017 яңалыклары
-
Музейда яңа күргәзмә
Район башлыгы Рәшид Заһидуллинның 65 яшьлеге уңаеннан Апас музеенда аның тормыш юлына багышланган аерым стенд урнаштырылды. 40 елдан артык җитәкче булып эшләгән елларында тырыш хезмәт уңышлары өчен ул лаек булган дәүләт бүләкләре, Диплом-Грамоталар һәм Татарстан җитәкчеләре белән бергә төшкән төсле фотолар, истәлекләр белән сез дә танышырга өлгерегез, чөнки, тиздән бу...
-
Укучылар музейга бүләк белән килгән иде
Апас музеена Азбаба мәктәбе укучылары 2018 елга үзләре ясаган төсле, матур итеп бизәлгән календарь бүләк иттеләр. Анда районыбызның данлыклы, танылган әдипләре, җырчылар һәм башка шәхесләр турында кызыклы гына мәгълүматлар табарга мөмкин. Ришат Җамалиев.
-
Апас җәмәгать судында берәүне урамда йөргән өй эте өчен штрафка тартырга мөмкиннәр
Район административ комиссиясендә карап тикшерү, Закон нигезендә чаралар күрү өчен чираттагы утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә узды. Экология елында чисталыкка аеруча зур игътибар бирелә. Ел башыннан комиссия каравына 50 протокол кергән. Иң күбесе-чисталык яратмаучылар турында. Аларның барысына да Административ Кодексның 3.6 маддәсе буенча иң азы-2000 сумлык штраф...
-
Авыл өе язмышы
Узган гасыр. Егерменче еллар, Ачлык, ялангачлык котырды. "Ничек тә җан саклыйк", диеп, Абзый Казанга җыенды. Ишеккә салды зур йозак, Тәрәзәгә какты тактасын. "Эх…" диеп, бер уфтанды да Алды кулына баласын… Килеп җиттеләр калага, Авыл кешесенә юл кыска. Торыр урын, эше була икән- Урнашты ул заводка. Еллар узды, хәл җайланды, Бала...
-
Каратунлылар тик тормый
Каратунда сәхнә буш тормый. Аналар көне уңаеннан да Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан тирән эчтәлекле концерт оештырылды. Биредә балалар да, өлкәннәр дә теләп катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бер генә дә тик тормый. Алар җыр-моңга гашыйк каратунлылар белән берлектә авылларга барып та концертлар куялар.
-
“Ашыгыч ярдәм“ бер көндә ике апаслыны Буага илткән
Район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлеге көзнең соңгы көнендә 18 тапкыр чакыру алган. Алар ике инсульт кичергән апаслыны Буа хастаханәсенә дәваланырга илткән. Шулай ук кан басымы уйнап, тән температурасы күтәрелеп мөрәҗәгать итүчеләр дә күп.
-
Свияжныйда кабат транспорт һәлакәте
Свияжный бистәсендәге кибет каршында еш кына юл-транспорт һәлакәтләре була. Биредә кабат бәхетсезлек очрагы кабатланды. Бу юлы ике "җиделе" машинасы катнашында. Аларның берсе артка йөреш ясаганда туктап торган машинага бәрелә. Әллә урыны шундый "җенле", әллә шоферлар игътибарын башка нәрсәгә юнәлтә, аңламассың... Ләкин ГАИ инспекторларына бу урындагы һәлакәтләргә бик еш барырга туры...