Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучылары сыерчык оялары, җимлекләр ясау буенча мәктәп тарихында илленче бәйге үткәрделәр

Район мәгариф бүлеге һәм Апас балалар «Сәләт» иҗаты Үзәге һәр елны мәктәпләр арасында кошлар көненә багышлап махсус акция-конкурслар игълан итә. Бу матур традициянең дистәләгән еллык матур тарихын дәвам итеп, Апас мәктәбе укучылары да быел да бәйгегә кушылдылар. Алар өчен ул илленче тапкыр үтте. Аңа нәтиҗәләр чыгаручы жюри әгъзалары - мәктәпнең...

Район мәгариф бүлеге һәм Апас балалар «Сәләт» иҗаты Үзәге һәр елны мәктәпләр арасында кошлар көненә багышлап махсус акция-конкурслар игълан итә. Бу матур традициянең дистәләгән еллык матур тарихын дәвам итеп, Апас мәктәбе укучылары да быел да бәйгегә кушылдылар. Алар өчен ул илленче тапкыр үтте.

Аңа нәтиҗәләр чыгаручы жюри әгъзалары - мәктәпнең хуҗалык эшләре җитәкчесе Хамис Нургалиев, тормыш иминлеге, технология фәне укытучысы Марсель Хикмәтов, Илдус Зиннәтуллин, хезмәткәрләр Мурад Мусаев, Азат Вәлиуллин, Табар Черкене урманчылыгы вәкиле Юрий Листратов балалар ясаган 50дән артык сыерчык оясын Апас, Иске Әнәле, Черкен, район Сабантуй аланы янәшәсендәге урманнарга урнаштырып кайттылар. Җимлекләр мәктәп янындагы агачларга да менеп «кунакладылар». Апас укучылары ясаган 15ләп сыерчык оясын Дәвеш балалар ял-сәламәтләндерү үзәге янәшәсендәге наратлыкка урман каравылчысы Назыйр Мөхәммәтҗанов урнаштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев