3 март 2015 яңалыклары
-
Бу атнада Апас халкы рәттән 3 көн ял итәчәк
Ялның өченче көне 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме якшәмбегә туры килгәнгә күрә бирелә. Россия Хезмәт кодексы буенча ялга туры килгән бәйрәм көн 9 мартка күчерелә. Шулай итеп, 7,8 һәм 9 мартта безне яллар көтә.
-
Казанда 22нче маршурт автобусы янган
Бу гадәттән тыш хәл 10 сәгать 15 минутта Рәис Гареев урамында килеп чыга. Автобусның двигатель бүлегенә ут каба. Янгын 10 минут эчендә сүндерелә. Бәхеткә, пассажирлар тиз арада салоннан чыга алган, зыян күрүчеләр юк, - дип хәбәр итә intertat.ru.
-
Хәзер һәр апаслы үзенең пенсия баллары күләмен, стажын, шәхси счетындагы акчаны күзәтеп бара ала
Шулай ук киләчәктә үзенә чыгачак пенсия күләмен билгеле формула аша исәпләп карарга да мөмкин. Моны пенсия фондының электрон сервисындагы иминиятләшкән затларның шәхси кабинетында башкарырга була. Әлеге шәхси кабинет аша өйдән чыкмыйча гына пенсия фондына үзеңнең мөрәҗәгатеңне юлларга да мөмкин. Шәхси кабинетка керү өчен иң элек теркәлү үтәргә һәм район пенсия...
-
Соңгы атнада районның “Ашыгыч ярдәм” бүлеге хезмәткәрләре 140 чакыру буенча барган
Соңгы атнада районның "Ашыгыч ярдәм" бүлеге хезмәткәрләре 140 чакыру буенча барып, халыкка ярдәм күрсәткән. Соңгы араларда тән температурасы күтәрелеп чакыручылар саны арткан. Шулай ук кан басымы сәбәпле ярдәм сораучылар да шактый икән. Фото:http://ruslentarss.ru/zdorovmze/news_2012-12-27-16-00-03-707.html
-
Апас мәктәбе укучылары сыерчык оялары, җимлекләр ясау буенча мәктәп тарихында илленче бәйге үткәрделәр
Район мәгариф бүлеге һәм Апас балалар «Сәләт» иҗаты Үзәге һәр елны мәктәпләр арасында кошлар көненә багышлап махсус акция-конкурслар игълан итә. Бу матур традициянең дистәләгән еллык матур тарихын дәвам итеп, Апас мәктәбе укучылары да быел да бәйгегә кушылдылар. Алар өчен ул илленче тапкыр үтте. Аңа нәтиҗәләр чыгаручы жюри әгъзалары - мәктәпнең...