Апас мәктәбе укучыларын төзекләндерелгән, яңа, матур, заманча мәктәп каршы алды
1 сентябрь - Белем көнендә районыбыз мәктәпләре шат авазларга күмелде. Уку йортлары кабат үзенең кошчыкларын җыйды. Быел 1796 бала өчен белем иленә өндәп кыңгырау чыңлады. 202 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Тантаналарда район башлыгы Рәшид Заһидуллин, "Ак барс" банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин, төрле тармак җитәкчеләре, белгечләре катнашты....
1 сентябрь - Белем көнендә районыбыз мәктәпләре шат авазларга күмелде. Уку йортлары кабат үзенең кошчыкларын җыйды. Быел 1796 бала өчен белем иленә өндәп кыңгырау чыңлады. 202 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Тантаналарда район башлыгы Рәшид Заһидуллин, "Ак барс" банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин, төрле тармак җитәкчеләре, белгечләре катнашты.
Апас мәктәбе укучылары өчен яңа уку елы бигрәк тә сөенечле. Аларны төзекләндерелгән, яңа, матур, заманча мәктәп каршы алды. Зур үзгәрешләрне күргән балалар соклануларын, сөенечләрен һәм рәхмәт хисләрен яшерә алмадылар.
- Коридорлары да киңәеп киткән кебек, класс бүлмәләребез дә якты, матур. Мәктәпне сагынып килдек, әйбәт укырга тырышырбыз, - диделәр Альмирә Хисамова җитәкчелегендәге 2 "А" классы укучылары керү юлында ук һәркемне сәламләп.
Чыннан да, мәктәп яңа сулыш алган. Аның һәр ноктасына төзүчеләр кулы тигән. Беренче сыйныфларның тәрәзә эленгеләре дә заманча һәм җәлеп итәрлек итеп эшләнгән.
- Белем иленең башы әнә шундый якты хатирәләр, гүзәл мизгелләр белән истә калсын дигән максат белән беренче сыйныфларның классларын тагын да тырышыбрак эшләдек. Аларга биредә уңайлы да, матур да булсын, үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр, безне уңышлары белән сөендерсеннәр, - диде район башлыгы.
Быел Апас урта мәктәбенә тәүге тапкыр 78 бала килде. Аларны озата килгән тәрбияче апалары да дулкынлануларын яшерә алмадылар.
Кашык та тота белмәгән сабыйларның үсеп җитүен күрү бер яктан шатлык та. Икенче карасаң, алар белән аерылышу ямансу да. Үз балаларыбыздай күреп яратырга өлгергән идек инде. Бакча программасын барысы да уңышлы үттеләр, мәктәптә дә сынатмасыннар иде. Без аларның укулары белән кызыксынып торачакбыз, - диделәр "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Рузалия Биктаһирова белән Гөлфруз Фәхретдинова.
Мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова да мәктәптә башкарылган эшләр өчен җитәкчеләргә, төзүчеләргә, мәктәп коллективына, "Мәктәбеңә булыш" акциясендә катнашучыларга олы рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев