Апас мәктәбе укучыларын төзекләндерелгән, яңа, матур, заманча мәктәп каршы алды
1 сентябрь - Белем көнендә районыбыз мәктәпләре шат авазларга күмелде. Уку йортлары кабат үзенең кошчыкларын җыйды. Быел 1796 бала өчен белем иленә өндәп кыңгырау чыңлады. 202 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Тантаналарда район башлыгы Рәшид Заһидуллин, "Ак барс" банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин, төрле тармак җитәкчеләре, белгечләре катнашты....