Апас мәктәбендә укучы балаларның тешләре дә сәламәт булачак
Апас урта мәктәбендә капиталь төзекләндерүдән соң теш дәвалау бүлмәсе ачылды. Әлеге чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, баш табиб Линар Әхмәтянов катнашты. Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 3А сыйныфы укучылары кунакларны үзләре әзерләгән чыгышлары белән каршы алдылар. Теш дәвалау бүлмәсенең кирәклеге, шатлануларын чагылдырып бирделәр. Район башлыгы балаларның чыгышларын карады, теләкләрен җиткерде. - Мәктәбегез...
Апас урта мәктәбендә капиталь төзекләндерүдән соң теш дәвалау бүлмәсе ачылды. Әлеге чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, баш табиб Линар Әхмәтянов катнашты.
Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 3А сыйныфы укучылары кунакларны үзләре әзерләгән чыгышлары белән каршы алдылар. Теш дәвалау бүлмәсенең кирәклеге, шатлануларын чагылдырып бирделәр. Район башлыгы балаларның чыгышларын карады, теләкләрен җиткерде.
- Мәктәбегез җылы, чиста. Өлкәннәр сезнең өчен барлык уңайлылыкларны булдыра. Инде менә тешләрегезне дә вакытында дәвалап, тикшереп тору мөмкинлеге булдырылды. Сез дә тәртипле булыгыз, тырышып укыгыз,- диде ул. Теш табибы Рәмзия Дәүләтшина тешләрнең сәламәтлеге, чистарту кагыйдәләре белән таныштырды. Бик җайлап кына балаларны кабул итү эшенә кереште. Район хастаханәсенең баш табибы Линар Әхмәтянов әлеге бүлмәнең ата-аналарның күпсанлы сораулары, район башлыгы тәкъдиме, район мәгариф бүлеге җитәкчесе тырышлыгы белән тормышка ашуын искәртеп китте. Мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова да шатлыгын яшермәде.
- Мәктәбебездә беренче ярдәм күрсәтү бүлмәсе бар. Ике ел дәвамында эшләмәгән теш дәвалау бүлмәсе дә булдырылды. Укытучылар коллективы, укучылар мондый уңайлылыкка бик шатландык. Планлы рәвештә һәрбер баланың тешләре тикшереләчәк. Мәктәптән сорап китеп, дәрес калдырмыйчан гына эшләп булачак. Балаларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, шундый уңайлылыклар булдыруда ярдәм иткән район башлыгына, җитәкчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде мәктәп директоры. Барлык уңайлылыклары булган мәктәптә минем улым да укый. Әлеге теш дәвалау бүлмәсе булуына бик сөендем. Әти-әни эштә булганда да балаларыбызның сәламәтлеген карап торучылар булуы зур шатлык. Әти-әниләр исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Барысына да сәламәтлек, сабырлык, эшләрендә уңышлар теләп калам.
Гүзәл Хилавиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев