22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Апас мәктәбендә укучы балаларның тешләре дә сәламәт булачак
Апас урта мәктәбендә капиталь төзекләндерүдән соң теш дәвалау бүлмәсе ачылды. Әлеге чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, баш табиб Линар Әхмәтянов катнашты. Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 3А сыйныфы укучылары кунакларны үзләре әзерләгән чыгышлары белән каршы алдылар. Теш дәвалау бүлмәсенең кирәклеге, шатлануларын чагылдырып бирделәр. Район башлыгы балаларның чыгышларын карады, теләкләрен җиткерде. - Мәктәбегез...
-
Хайваннарны өйрәтүче Мстислав Запашный вафат...
Хайваннарны өйрәтүче буларак танылу алган Мстислав Запашный дөнья куйган. СССРның халык артистына 78 яшь иде. Кайгылы хәбәрне аның бертуганының улы Эдгард Запашный җиткергән. Мстислав Запашныйның Сочида үлүе әйтелә. Мстислав Запашный - халык артисты, танылган цирк династиясе әгъзасы, ерткыч хайваннарны өйрәтүче буларак танылу алган шәхес иде... Чыганак: intertat.ru
-
Борнаш укучысы җиңүче
ТРның Язучылар союзы "Ватан" Яшьләр үзәге тарафыннан уздырылган "Җиңү җыры" дип аталган II Республикакүләм әдәби конкурсында катнашып Борнаш урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Миннубаев Айнур Айдар улы 3 нче дәрәҗә дипломһәм истәлекле бүләккә , җитәкчесе Миннубаева Альбина Фәргать кызы исә җиңүче сертификатына ия булды. Конкурсның йомгаклау туры Казанда "Туган...
-
Апаска контрафакт шешәләр китермәкче булганнар
-Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхеразиев атнаның һәр чәршәмбесендә үткәргән видеоконференциядә республикада ел башыннан законсыз әйләнештән 200 мең литр алкогольле эчемлек алынуын хәбәр иттеләр. Шул исәптән, Апас районында 100 литрга якын һәм идән асты җитештерүчеләренә 50 мең сумга якын штраф салынды. Усад аракы заводыннан әзер продукция урлаган оешкан бер җинаятчель төркем тотылган,...
-
Дәүләки фермасында Атказанган сыер савучы эшли
43 еллык хезмәт Атказанган исеме белән бәяләнде Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсендә утыз ел сыер савучы булып эшләүче Елена Бәширова шушы көннәрдә Татарстанның атказанган терлекчесе исеменә лаек булды. Янгелде авылында туып-үскән кыз Дәүләки авылына килен булып төшә. Шушы көннән башлап сыер савучы булып эшли башлый. Тормыш иптәше Рәшит белән иңгә-иңне куеп...
-
Күрше районда гөмбә җыйганда 3 яшьлек бала юкка чыккан
Гадәттән тыш хәл кичә, Федоровск урманында булган. Тәтеш районы Кушкуй авылыннан бер гаилә гөмбәгә барган. Бервакыт әти-әниләре баланы күз уңыннан югалта. Ярты сәгатьләп эзләү нәтиҗәсен бирмәгәч, коткару хезмәтенә хәбәр итәләр. Баланы этләр ярдәмендә Тәтеш, Буа районы коткаручылары, 10 урманчы, Тәтеш көллиятеннән кырыклап студент эзли. Кичке сәгать 5 тулганда малайны урман...
-
Апасның яшь хоккейчылары Сабада хоккей уйнап кайтты
"Алтын Алка" боз сараенда Ленар Мотыйгуллин тренерлыгында хоккей уйнау серләренә төшенүче 2007 елгы балалар Саба районында хоккей ярышларында катнашып кайтты. Яшь хоккейчылар бу сәяхәт һәм уен турында бик яратып сөйләде.
-
“Җиләкле җәй“ бәйгесе җиңүчесе Иске Әнәледә яши
"Йолдыз" сайтында барган "Җиләкле җәй" бәйгесендә иң күп тавышны Иске Әнәледән Гөлия Зарипова җыйган иде. "Варенье+бәлеш" көнендә ул да кунакка чакырылды. Гөляи җиләкне әнисе Миләүшә белән бергәләп җыйды. Алар да бүләккә лаек булды.
-
Апаста кулланучылар җәмгыятендә эшләүчеләр очрашты
15 ел кулланучылар җәмгыяте рәисе Расыйх Латыйпов тәкъдиме белән шушы системада эшләп, инде күпчелеге лаеклы ялда булган сәүдә хезмәткәрләре очраштылар. Мул сыйлы табыннар артында алар рәхәтләнеп сөйләштеләр, эшләгән елларын искә алдылар, җырладылар, биеделәр. (Тулырак язма газетабызда). Гөлзада Гатауллина. Автор фотолары.