Апас музеена бамбук курай бүләк иттеләр
Апаста яшәүче Рамил Зиннәтуллин Апас музеена Таиландта киң кулланышта булган күпкөпшәле бамбук курай бүләк итте Музей директоры Рәмис Ногманов аңарда 5 минут дигәндә уйнарга да өйрәнеп өлгерде. -Мактанып әйтүем түгел, татар-башкорт курае, кубыз, тальян гармун, гитара, башка тын һәм бәрмә музыка коралларында рәхәтләнеп уйный алам. Бөтенесен бергә санасаң, уннан артык...
Апаста яшәүче Рамил Зиннәтуллин Апас музеена Таиландта киң кулланышта булган күпкөпшәле бамбук курай бүләк итте Музей директоры Рәмис Ногманов аңарда 5 минут дигәндә уйнарга да өйрәнеп өлгерде.
-Мактанып әйтүем түгел, татар-башкорт курае, кубыз, тальян гармун, гитара, башка тын һәм бәрмә музыка коралларында рәхәтләнеп уйный алам. Бөтенесен бергә санасаң, уннан артык инструментка җыеладыр, шәт. Бу бик шәп тавышлы, күпкөпшәле бамбук курай белән дә төрле чараларда, концертларда катнашачакмын, үзе дә сәнгать, музыка яратучы Рамилга бүләге өчен зур рәхмәт,-диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев