9 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Апас музеена бамбук курай бүләк иттеләр
Апаста яшәүче Рамил Зиннәтуллин Апас музеена Таиландта киң кулланышта булган күпкөпшәле бамбук курай бүләк итте Музей директоры Рәмис Ногманов аңарда 5 минут дигәндә уйнарга да өйрәнеп өлгерде. -Мактанып әйтүем түгел, татар-башкорт курае, кубыз, тальян гармун, гитара, башка тын һәм бәрмә музыка коралларында рәхәтләнеп уйный алам. Бөтенесен бергә санасаң, уннан артык...
-
“Свияга“ берләшмәсенең баш зоотехнигы Әсгать Мөхәммәтҗанов дәрәҗәле исемгә лаек булды
"Свияга" берләшмәсенең баш зоотехнигы Әсгать Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Ул бар гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган. Дәрәҗәле исемне район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан узган чарада тапшырды.
-
Апас мәктәбенең атаклы физкультура укытучысы Таһир абый Халитов призларына зур чаңгы ярышы уздыруга әзерлек бара
Ел да җиргә кар яткач, Апас тау-урманнарында чаңгы юлына 7 меңнән артык укучы балалар, өлкәнннәр, гаиләләр саулык-сәламәтлек стартына чыга. Узган елда районда чаңгы буенча 5 зур ярыш уздырылды. -Быел да шуннан ким булмаячак,-ди район спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. -Дәүләки мәктәбе директоры Марат Ногмановның шәхси башлангычы һәм җитди иганәчелегендә якташыбыз,...