Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас музеена яңа күргәзмәне күрергә килегез!

Апас үзәк музее залында якташыбыз, Түбән Биябашта яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрә, берничә китап авторы Фәүзия Вәлиеваның кызы, Апас халык театры рәссам-бизәүчесе Илсөяр Вәлиеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә җирле талант иясенең карандаш, акварель белән ясалган 30 иҗади эше тупланган. Бик күпләр анда үз-үзләрен таный. Автор шәхси заказлар да кабул итә....

Апас үзәк музее залында якташыбыз, Түбән Биябашта яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрә, берничә китап авторы Фәүзия Вәлиеваның кызы, Апас халык театры рәссам-бизәүчесе Илсөяр Вәлиеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә җирле талант иясенең карандаш, акварель белән ясалган 30 иҗади эше тупланган. Бик күпләр анда үз-үзләрен таный. Автор шәхси заказлар да кабул итә. Әле генә бу күргәзмә белән район ветераннар Советы активистлары да танышты. Бик ошаттылар. Күргәзмәне Сез дә килеп бер күрегез!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев