7 август 2017 яңалыклары
-
Апас музеена яңа күргәзмәне күрергә килегез!
Апас үзәк музее залында якташыбыз, Түбән Биябашта яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрә, берничә китап авторы Фәүзия Вәлиеваның кызы, Апас халык театры рәссам-бизәүчесе Илсөяр Вәлиеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә җирле талант иясенең карандаш, акварель белән ясалган 30 иҗади эше тупланган. Бик күпләр анда үз-үзләрен таный. Автор шәхси заказлар да кабул итә....
-
Багыш мәчетендә җәйге лагерь
Менә инде 6нчы ел Багыш мәчете каршында җәйге лагерь эшли. Шушы еллар эчендә күпме бала динебезне, гореф-гадәтләрне өйрәнде, Коръән Кәримнән сүрәләр, аятьләр ятлады. Быел инде төп игътибар намаз укырга өйрәнүгә юнәлтелде. Балалар теләп йөриләр, бер-берсе белән аралашалар, лагерь ачылганны көтеп торалар. Авылыбызның абыстайлары Сария апа Хөсәенова белән Фәридә апа Ярмиева...
-
Таныштыру сүзе
Кызылтауда туып-үскән Фиргать Мөхәммәтҗанов яшьлегендә диңгезче булган. Океаннар кичкәндә, 13 ел элек Свияжский бистәсенә кайтып төпләнгәнче чит-ят җирләрдә тимер остасы булып эшләгәндә үк шигърият бөреләре уянган аның күңелендә. Тик кыюсыз булгангамы, шул елларда ук редакция-нәшриятьларга сукмак салмаган. Инде ул бөреләр бүген тәмам уянып, шау чәчәктә. Беренче җимешләре дә өлгереп килә...
-
Апаста күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тулысынча үтәлде!
Россия һәм Татарстан, районкүләм күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау быелгы эш сезоны программасы буенча Апаста Яшьләр микрорайонында ике катлы 31, 32, 34 нче йортларның диварларын җылыту, йорт башларын төсле калай белән ябу планы тулысынча үтәлде. Бүген ремонтчылар эшләрен шушы йортта яшәүче кулланучыларга һәм эшче дәүләт комиссиясенә тапшырырга әзерләнәләр. Ришат Җамалиев.