Апас музеенда Габбас Хафизовны искә алу кичәсе булачак
Әҗем авылында яшәп иҗат иткән җирле шагыйребез, сугыш һәм хезмәт ветераны Габбас Хафизовка, әгәр исән булса 90 яшь тулган булыр иде. Берничә китап авторы, эчтәлекле, мәгънәле шигырьләре белән укучылар күңеленә кереп калган шагыйрь онытылмый. Аны хөрмәтләп, 27 июньдә көндезге 10.00 сәгатьтә Апас туган якны өйрәнү музеенда "Габбас Хафизов иҗатына бер...
Әҗем авылында яшәп иҗат иткән җирле шагыйребез, сугыш һәм хезмәт ветераны Габбас Хафизовка, әгәр исән булса 90 яшь тулган булыр иде. Берничә китап авторы, эчтәлекле, мәгънәле шигырьләре белән укучылар күңеленә кереп калган шагыйрь онытылмый. Аны хөрмәтләп, 27 июньдә көндезге 10.00 сәгатьтә Апас туган якны өйрәнү музеенда "Габбас Хафизов иҗатына бер караш" дип исемләнгән кичә булачак. Кичәдә Г.Хафизовның балалары, Казаннан шагыйрьләр, язучылар, шулай ук районыбызның җирле шагыйрьләре катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев