26 июнь 2017 яңалыклары
-
Апаста иртәгә “Тоннель“ операциясе була
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, иртәгә Апаста "Тоннель" операциясе булачак. Бу операция барышында һәр транспорт җентекле тикшереләчәк. Бу чара юлларда иминлек булдыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан үткәрелә.
-
Кызыл Тауда “Көмеш туй“
Кызыл Тау авылында яшәүче Рамил һәм Гөлинә Шәрәфуллиннар шушы көннәрдә "Көмеш туй"ларын билгеләп үттеләр. Гаилә башлыгы Рамил шушы җирлектә идарәче булып эшли, ә Гөлинә укытучы. Бу тату гаилә өч кыз тәрбияләп үстергән. Аларны бу истәлекле көннәре белән "Нык гаилә" - "Татарстан-нык гаиләләр территориясе" федераль партия проекты координаторы Изольда Жуйкова, район...
-
“Орленок”та ял иттеләр
Апас мәктәбе "Яшь армия" хәрби-патриотик хәрәкәте белән республикада алдынгылар сафында. Шул уңайдан әлеге хәрәкәттә актив булган ике балага "Орленок"та ял итеп кайту мөмкинлеге тудырылды. Алар укуда һәм спортта уңышлары буенча сайлап алынды. Апас мәктәбеннән Булат Вәлиев һәм Ләйсән Зәмдиханова биредә ял итте һәм белем алды. Булат Вәлиев әлеге лагерьдан Мактау...
-
Әлмәндәр авылында Сабантуйга сөлге җыйдылар
Күркәм йолага Әлмәндәр авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар да бик теләп кушылды. Алар йорттан-йортка кереп яулык, сөлге һәм йомырка җыйды.
-
Альфира Малиновская “Нечкәбил-2017“ бәйгесенең зона җиңүчесе
Узган атнада район мәдәният йортында "Нечкәбил"2017" бәйгесенең зона туры узган иде. Аның нәтиҗәсе дә билгеле булды. Җиде район "нечкәбилләре" арасыннан "Сәләт" балалар иҗаты үзәге педагог-хореографы Альфира Малиновская беренчелекне яулады һәм ярымфиналга узды. Котлыйбыз, сентябрь аенда Казанда узачак ярымфинал бәйгесендә уңышлар телибез!
-
Апас музеенда Габбас Хафизовны искә алу кичәсе булачак
Әҗем авылында яшәп иҗат иткән җирле шагыйребез, сугыш һәм хезмәт ветераны Габбас Хафизовка, әгәр исән булса 90 яшь тулган булыр иде. Берничә китап авторы, эчтәлекле, мәгънәле шигырьләре белән укучылар күңеленә кереп калган шагыйрь онытылмый. Аны хөрмәтләп, 27 июньдә көндезге 10.00 сәгатьтә Апас туган якны өйрәнү музеенда "Габбас Хафизов иҗатына бер...