Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас нәниләрен китапханәче апалары Үзәк паркка чакырды

Экология елы һәм 21 март - Бөтендөнья Су көне, Җир көне уңаеннан район үзәк китапханәсе коллективы Апасның Үзәк ял паркында балалар бакчалары нәниләре катнашында чара уздырды. "Кояшкай" һәм "Салават күпере" бакчалары нәниләре тәрбияче апалары ярдәмендә бик теләп килделәр. Алар Җир, Су турында күп кенә мәгълүматлар белделәр. Чарада табигатьне сакларга кирәклегенә...

Экология елы һәм 21 март - Бөтендөнья Су көне, Җир көне уңаеннан район үзәк китапханәсе коллективы Апасның Үзәк ял паркында балалар бакчалары нәниләре катнашында чара уздырды. "Кояшкай" һәм "Салават күпере" бакчалары нәниләре тәрбияче апалары ярдәмендә бик теләп килделәр. Алар Җир, Су турында күп кенә мәгълүматлар белделәр. Чарада табигатьне сакларга кирәклегенә басым ясалды. Китап күргәзмәсен дә кызыксынып карадылар нәниләр. Соңыннан үзләренең шигырьләрен, җырларын башкардылар. Бакчага китапханәче апалары биргән күчтәнәчләргә рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев