22 март 2017 яңалыклары
-
Апас үзәк китапханәсендә кулдан ясалган курчаклар
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан "Рус халык уенчыгы" бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгедә безнең районнан да катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Арада нинди генә курчаклар, уенчыклар юк! Алар бар да китапханәдәге күргәзмәгә куелган.
-
Апас аграр көллияте студентлары көч сынашты
Апас аграр көллиятендә "Ягез әле, кызлар", "Ягез әле, егетләр" кичәләре узды. Биредә студентлар җитезлектә дә, тапкырлыкта да көч сынашты. Күңелле һәм истә калырлык көн булды ул!
-
Апаста “Аграр яшьләр берләшмәсе“ эшли
Апаста Рөстәм Нәҗмиев җитәкчелегендә эшләп килүче "Аграр яшьләр берләшмәсе" 60 егет-кызны берләштерә. Алар белән төрле чаралар уза. Берләшмәнең төп максаты - авыл яшьләренең социаль-экономик яктан белемнәрен арттыру. - Әле шушы көннәрдә генә Казанда уку-киңәшмә булды. Республика буенча барлык берләшмә әгъзалары җыелды. Районнардагы хезмәттәшләр белән аралаштык, бурычлар билгеләдек, - ди Рөстәм...
-
Апас нәниләрен китапханәче апалары Үзәк паркка чакырды
Экология елы һәм 21 март - Бөтендөнья Су көне, Җир көне уңаеннан район үзәк китапханәсе коллективы Апасның Үзәк ял паркында балалар бакчалары нәниләре катнашында чара уздырды. "Кояшкай" һәм "Салават күпере" бакчалары нәниләре тәрбияче апалары ярдәмендә бик теләп килделәр. Алар Җир, Су турында күп кенә мәгълүматлар белделәр. Чарада табигатьне сакларга кирәклегенә...
-
Күккүз авыл җирлегендә киңәшеп эшлиләр
Күккүз авыл җирлегендә төрледән-төрле мәдәни чаралар еш уза. Бу төбәк мәдәният хезмәткәрләре һәр эштә киңәшеп, аңлашып эшлиләр, авыл халкын клубка тарта беләләр. Үзләре дә районда уза торган бәйрәмнәрдә актив катнашалар. Биредәге чаралар да үзенчәлекле, кызыклы. Бу якта гармунчылар күп икән, якын көннәрдә аларның барысын бергә сәхнәгә чыгармакчылар. Зур Күккүз клуб...
-
Апаста икенче тапкыр салмыш баштан машина йөртүчене тотканнар
Июль аенда гына салмыш баштан транспорт белән идарә иткәне өчен тоткарланып, 30 мең сум штраф белән "бүләкләнгән" ир-ат тәүбәгә килмичә, берничә айдан кабат үз законнары белән юлга чыга. Бу юлы да салмыш баштан. Ул хәзер суд карары белән мәҗбүри эшкә тартылачак һәм транспорт чаралары белән бәйле эшләрдән читләштереләчәк.
-
Иске Йомралы балалар бакчасында китап атналыгы
Иске Йомралы "Сандугач" балалар бакчасында "Китап- белем чишмәсе" - дип аталган атна башланып китте. Шул уңайдан балалар белән мәктәбебезнең китапханәсендә кунакта булдык. Анда балалар өчен язылган төрле матур, рәсемле китапларны карадык, балалар язучылары белән таныштык. Үзебез белгән шагыйрьләрнең фотоларын карадык, якташ язучыларыбыз турында белдек. Тәрбияче Гизатуллина Наилә
-
Апаста бер кибеттән 51 литр сыра сатудан алынган
Кибетләрдәге спиртлы эчемлекләр һәм сыра ныклы контрольдә. Сыра ЕГАИС системасы аша гына кибеткә алынырга тиеш. Шул очракта гына кибет киштәләрендәге сыра законлы дип санала. Районыбызның бер авылындагы кибеттән тиешле документлары булмаган 51 литр сыра продукциясе сатудан алынды, - дип хәбәр итте район "Госалкоголь" инспекторы Гөлнара Абдрахманова.