Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас паспорт-виза хезмәте Татарстанда беренче урында

Апас паспорт-виза хезмәте узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үз категориясендә Татарстанда беренче урынга лаек булды. Еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясау коллегия утырышында министр Артем Хохорин бүлек җитәкчесе Айрат Сафиуллинга шуны раслап Диплом һәм премия тапшырды. -Безнең коллектив зур түгел. Хезмәткәрләр Рәзинә Шәрипова белән Алисә Хөсәенова кулы аша көн саен йөзләгән...

Апас паспорт-виза хезмәте узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үз категориясендә Татарстанда беренче урынга лаек булды. Еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясау коллегия утырышында министр Артем Хохорин бүлек җитәкчесе Айрат Сафиуллинга шуны раслап Диплом һәм премия тапшырды.

-Безнең коллектив зур түгел. Хезмәткәрләр Рәзинә Шәрипова белән Алисә Хөсәенова кулы аша көн саен йөзләгән документ үтә. Безнең эштә бик игътибарлы булу һәм җаваплылык таләп ителә,-ди Айрат Сафиуллин.

Бу көннәрдә район паспорт-виза хезмәтендә соңгы 25 елда халыкка бирелгән барлык паспорт, теркәлү кәгазь документларны санлы электронлаштыру эше башланды. Барлыгы 35 меңнән артык кәгазьдәге мәгълүматлар электрон база- исәпкә күчерелә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев