24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 24.01.2018
-
Апас хоккей командасы җиңүче
2003-2004 елларда туган ир балаларның Апас "Титан" хоккей командасы "Алтын алка" Бөтенроссия балалар хоккей Татарстан турында үзенең көндәшләре-Тәтеш районы вәкилләрен 9:1, Кайбыч командасын 9:0, Чүпрәле командасын 11:1 бер исәбе белән җиңеп, ярымфиналга үтте. Бу команда тренерлары Булат Хисамов белән Дамир Низаметдинов үз шәкертләренең быелгы беренче зур җиңүләре белән чиксез горурланалар....
-
Апас паспорт-виза хезмәте Татарстанда беренче урында
Апас паспорт-виза хезмәте узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үз категориясендә Татарстанда беренче урынга лаек булды. Еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясау коллегия утырышында министр Артем Хохорин бүлек җитәкчесе Айрат Сафиуллинга шуны раслап Диплом һәм премия тапшырды. -Безнең коллектив зур түгел. Хезмәткәрләр Рәзинә Шәрипова белән Алисә Хөсәенова кулы аша көн саен йөзләгән...
-
Сиринә Шәрифҗанова 18 ел сыер сава
Сиринә Шәрифҗанова "Свияга" берләшмәсенең Бакырчы бүлекчәсе Тәүгелде фермасында сыер савучы булып эшли. Авыл урамнарын уятып, яңа яуган кар өстеннән сукмак салып, беренче ул атлый. -Төркемдә 34 сыерым бар. Көнгә өч тапкыр килеп ашатабыз, савабыз. Коллективым әйбәт. Эшемне яратып башкарам, - ди үзе. Сиринә апа 18 ел әлеге хезмәттә. Аның эш...
-
3 яшь әни гаризасы карала
Район халыкны социаль яклау идарәсе баш белгече Алия Гарифуллина әйтүенчә, 20 гыйнварга беренче балага дәүләттән пособиегә каралган өстәмә 8490 сумны рәсмиләштерү буенча 3 яшь әни мөрәҗәгать иткән. Хәзер аларга бу пособиене түләү тәртибе карала. Билгеле булганча, мондый пособиегә бала тапканчы беркая да эшләмәгән әниләр дәгьва кыла алмыйлар. Гаиләдәге җан башына...
-
Алсудан да күп белүче юк
Татарстанда узган елда 50 меңнән артык кеше архив хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Бу кешегә бик тә кирәкле дәүләт хезмәте оешуның быел 100 еллыгы билгеләп үтелә. Районның баш архивариусы Алсу Идиятова пенсиягә чыгучы апаслыларга ел дәвамында 400 гә якын белешмә язып, рәсмиләштереп бирә. Ришат Җамалиев.
-
Кулда - гармун, күңелдән моң ага
Кызыл Тау якларында җыр-моңга гашыйк халык яши. Җырчылары, гармунчылары белән дә данлыклы ул. Илсөяр апа Сафина да 4 яшьтә гармунда уйнарга өйрәнгән. -Әтием Вазыйхҗан, абыем Насыйх Миңнегалиевлар өздереп гармунда уйныйлар. Аларга ияреп, мин дә кечкенәдән кулыма гармун алдым. Гаиләдә барыбызның да күңелендә моң яши. Әтинең кечкенәдән урындыкка бастырып җырлатканнары истә...
-
Әлфия Айдарская балалар белән очрашты
Күренекле райондашыбыз Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская Апас районында кунакта булды. Ул сәнгать мәктәбендә балалар белән очрашты. Сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар аны зур кызыксыну белән тыңлады, автографлар алды. Сара Садыйкованың иҗаты, тормышы, аның турында чыккан китаплар турында күп мәгълүматлар яңгырады бу көнне. Бүләк ителгән китаплар да үз урынын алды.