Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас район башлыгы Сертификатлар бирде

Киләчәктә башкарылачак эшләр дә район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Халык белән очрашып, сөйләшүләр вакытында халык сораган мөһим эшләргә алыну өчен районның өстәмә бюджетыннан акчалар бүлеп бирелде һәм Сертификатлар район Советы утырышында тапшырылды. Иске Йомралы урта мәктәбен төзекләндерү өчен 1 миллион сумлык, Иске Йомралы мәдәният йортын төзекләндерү өчен 500 мең сумлык, Татар...

Киләчәктә башкарылачак эшләр дә район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Халык белән очрашып, сөйләшүләр вакытында халык сораган мөһим эшләргә алыну өчен районның өстәмә бюджетыннан акчалар бүлеп бирелде һәм Сертификатлар район Советы утырышында тапшырылды. Иске Йомралы урта мәктәбен төзекләндерү өчен 1 миллион сумлык, Иске Йомралы мәдәният йортын төзекләндерү өчен 500 мең сумлык, Татар Пучинкәсендә мәдәният йорты төзү өчен 3 миллион сумлык Сертификатлар бирелде. Шулай ук Чурибураш мәктәбенә 300 мең сумлык, Танай-Турай мәдәният йортына 60 мең сумлык, Урта Балтай мәктәбенә 1 миллион 541 мең сумлык, Апас "Салават күпере" балалар бакчасына 2 миллин 500 мең сумлык, Апас туган якны өйрәнү музеена 1 миллион сумлык, Кече Болгаер мәдәният йортына 500 мең сумлык, Кызыл Тау урта мәктәбенә 250 мең сумлык, Олы Болгаер клубына 200 мең сумлык, Олы Бакырчы авыл җирлегенә 50 мең сумлык, авыл китапханәсенә 190 мең сумлык, Әлмәндәр балалар бакчасына 1 миллион сумлык, Табар Черкене мәктәбенә 1 миллион сумлык, район үзәгендә чик сакчылары һәйкәлен торгызу өчен 170 мең сумлык, мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы һәм сак хезмәте өчен 2 миллион 531 мең сумлык Сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев