4 февраль 2018 яңалыклары
-
Апас укучылары Иске Йомралы фермасында кунакта
Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 4 "А" классы укучылары Иске Йомралы фермасында кунакта булдылар. Алар ферманың барлык бүлекләре белән дә танышып чыктылар. Ферма мөдире Рәүфә Хәйрова эш шартлары, үзенчәлекләре турында сөйләде. -Иртәнге сәгать 4тә эшкә киләбез. Малларны ашатабыз, асларын карыйбыз, сыерларны савабыз, кечкенә бозауларга сөт бирәбез, кирәк чакта дәвалыйбыз...
-
Телевизорны, бәлки, апаслылар отар?!
"Татмедиа" тарафыннан оештырылган "Подпискага телевизор" бәйгесенә килгән квитанцияләр арасында апаслылар юллаганнары да бар. Гөлнур Әхмәтова, Флорида Мифтахова, Гөлфия Габидуллина, Эльмира Гыйбасева, Гөлчәчәк Гыймадиева, Гүзәлия Зыятдинова, Гүзәл Дәүләтшина, Зөлфия Вәлиуллина, Алсу Нигъмәтҗанова, Лена Гомәрова күп төрле газета-журналларга язылган. 9 февраль көнне лотерея уйнатыла һәм отыш ияләре билгеле булачак. Райондашларыбызга уңышлар телибез!
-
Борнаш авылы бозында хоккей турниры узды
2013 елдан бирле Борнаш авылы бозында Марат Вәлиуллин кубога багышланган турнир уздырыла. Әлеге ярышларда Апас районының иң яхшы спортчылары көч сынаша. Быелда әлеге турнир уздырылды. Турнирга районнан алты команда җыелды. Командаларның уенчылары 2003 елда туган һәм анардан да яшьрәкләр. Традицион турнирны башлап җибәрүдә район башкарма комитеты урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты....
-
Апас район башлыгы Сертификатлар бирде
Киләчәктә башкарылачак эшләр дә район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Халык белән очрашып, сөйләшүләр вакытында халык сораган мөһим эшләргә алыну өчен районның өстәмә бюджетыннан акчалар бүлеп бирелде һәм Сертификатлар район Советы утырышында тапшырылды. Иске Йомралы урта мәктәбен төзекләндерү өчен 1 миллион сумлык, Иске Йомралы мәдәният йортын төзекләндерү өчен 500 мең сумлык, Татар...
-
Апас районының Мактаулы кешесе исеменә лаек булдылар
Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышында 7 райондашыбызга Апас районының Мактаулы кешесе исеме бирелде. Кызыл Таудан Мәрьям Хәйрова, Апастан Ринат Сәлахов, Апастан Римә Гаффарова, Олы Бакырчыдан Шәүкәт Гайнетдинов, Иске Йомралыдан Зөлфия Фәтхуллина, Шәмәктән Фәһим Насыйровка, Заготзернодан Җәүдәт Хәбибуллинга медаль, таныклык һәм Мактау грамотасы тапшырылды.
-
80 яшьлек җанатар Даимә апа
Даимә Тимеркаевага тиздән 80 яшь тула. Апас бозында еш узучы төрле хоккей ярышларында ул иң өлкән яштәге җанатардыр, мөгаен. -Оныгым Апасның "Медведи" балалар хоккей командасында уйный. Аның һәр уңышы, көндәшләре капкасына керткән алкасына шатланам. Безгә хәзергедәй шартлар төшкә дә керми иде. Балаларыбыз, оныкларыбызга спорт белән шөгыльләнү өчен Апаста хәзер бик...
-
Апаста “Мин район Сабантуе аланын шулай күзаллыйм” исемле проект-рәсемнәр конкурсы узды
Район мәгариф бүлеге, "Сәләт" балалар иҗат үзәге мәктәп балалары арасында "Мин район Сабантуе аланын шулай күзаллыйм" исемле проект-рәсемнәр конкурсына 65 иҗади эш тапшырылды. Аның нәтиҗәләре буенча комиссия үз карарын чыгарды. Беренче урынны Сатмыш мәктәбе укучысы Адилә Самерханова яулады. Икенче урында Апастан Булат Вәлиев белән Диана Насыйбуллина эше. Өченче урынга Иске...
-
Апас казнасына өстәмә акча
Узган елда алкогольле продукция әйләнешендә закон бозучы 30 кешегә барлыгы 85 мең сумлык административ штраф санкцияләре кулланылды. Алар барысы да законда каралган вакыт эчендә түләнде. Бу түләүләр тулысынча җирле казна исәбенә керә һәм шул авыл җирлегендә кулланыла. Быел да хокук сакчылар закон сагында, атна саен урыннарга чыгып һәм юлларда уннан...
-
“Алтын алка“ Чыршысы – беренче урында!
Яңа ел алдыннан һәр оешма тирә-юнендә чыршылар бизәде. Алар арасында бәйге дә игълан ителгән иде. "Иң матур чыршы" бәйгесендә беренче урынны "Алтын алка" боз сарае яулады һәм аларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин 400 мең сумлык Сертификат тапшырды. Район үзәк хастаханәсе коллективы икенче урынны, Чурибураш авыл җирлеге өченче урынга лаек булды....