Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы башлыгы 6 балалы гаиләгә ярдәм итәчәген белдерде

Халык җыеннары Зур Күккүз авыл җирлегендә дәвам итте. Бирегә җыелган халык район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чыгышларын карадылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин районда барган зур төзелеш эшләре белән таныштырды. Маршрут автобусы йөри башлавын белдерде. Шулай ук халык соравы буенча җирлеккә бер тальян һәм мәктәпкә баян бүләк итәчәген әйтте. Түбән...

Халык җыеннары Зур Күккүз авыл җирлегендә дәвам итте. Бирегә җыелган халык район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чыгышларын карадылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин районда барган зур төзелеш эшләре белән таныштырды. Маршрут автобусы йөри башлавын белдерде. Шулай ук халык соравы буенча җирлеккә бер тальян һәм мәктәпкә баян бүләк итәчәген әйтте. Түбән Барышка ФАПны республикакүләм программага кертергә вәгъдә бирде. Әлеге җирлектә яшәүче 6 балалы гаиләгә балаларны киендерергә акча бүлеп биреләчәген, өч баласын балалар бакчасына йөртү өчен бер елга түләп торачагын белдерде. Аннан соң хатын-кызлар мул сыйлы табын артында урын алды. - Районыбыз, авылларыбыз шундый матур, чиста. Кая гына барсаң да тәртип. Бу район башлыгының зур хезмәте. Мең рәхмәтле без аңа, - диләр Түбән Барыштан Нурия апа Шакирова, Миңнегөл апа Мостафина, Дания апа Әхмәтҗановалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев