5 март 2018 яңалыклары
-
Апаста ГТО буенча зона этабы үтәчәк
6 мартта Апас аграр көллиятендә ГТО нормативлары тапшыру буенча зона этабы үтә. Ярышларга Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы районнары командалары чакырылды. Ярышларда катнашучыларның иң кечкенәсенә 9, иң өлкән яшьтәге спорт сөючегә 75 яшь. Ярышлар иртәнге унда башланып, көне буе барачак дип фаразлана.(6+). Ришат Җамалиев.
-
Апас районы башлыгы 6 балалы гаиләгә ярдәм итәчәген белдерде
Халык җыеннары Зур Күккүз авыл җирлегендә дәвам итте. Бирегә җыелган халык район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чыгышларын карадылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин районда барган зур төзелеш эшләре белән таныштырды. Маршрут автобусы йөри башлавын белдерде. Шулай ук халык соравы буенча җирлеккә бер тальян һәм мәктәпкә баян бүләк итәчәген әйтте. Түбән...
-
Болынбалыкчы авылы җирлегендә халык җыены үтте
Бүген Болынбалыкчы мәдәният йортында халык белән очрашу узды. Биредә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Болынбалыкчы авылы җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова һәм АгроАктив оешмасы җитәкчесе урынбасары Фәргать Сибгатуллин катнашып, халыкны борчыган мөһим сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук 8 март бәйрәме уңаеннан, бирегә кунак буларак чакырылган Болынбалыкчы, Кормаш авылларында яшәүче өлкән яшьтәге...
-
Районның өлкән хатын-кызлары хөрмәтләнде
Бүген якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан, Чүрибураш, Идрәз, Иске Йомралы җирлекләрендә гомер итүче, туган төбәкләрендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан хатын-кызлар хөрмәтләнде. Алар өчен махсус мул сыйлы табыннар әзерләнде, сәхнә түреннән җыр-моңнар агылды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев бирегә килгән барлык өлкән хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен...
-
Иң көчле теннисчы –Азбабадан! Апас, Күккүз, Черкен, Чүрибураш егет-кызлары да бирешми!
Хәрби комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Апаста өстәл теннисы буенча ике көн барган турнир нәтиҗәләре: -9 еллык мәктәпләр арасында Апас, Чүрибураш һәм Азбаба мәктәп командалары 1-2-3 урыннарны бүлештеләр. Кызлар арасында Алинә Мөхәммәтҗанова (Апас), Диана Низамова (Балтай), Гүзәл Нуретдинова (Чирмешән), ир малайлар арасында Тимур Вәлиуллин (Азбаба), Рамиль Маннапов (Чүрибураш), Альмир Нургалиев...
-
Кече Болгаер авылыннан Апаска маршрут автобусы йөри башлады
Бүгенге халык җыеннары Кече Болгаер авылыннан башланып китте. Халык җыеннары вакытында әлеге җирлектә яшәүчеләр район үзәгенә бару өчен автобус сорыйлар иде. Рәшид Заһидуллин җыенны нәкъ менә автобус маршруты белән таныштырудан башлады. Җирле халык мәнфәгатьләрен искә алып маршрут автобусы дүшәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге җидедән Кече Болгаердан китә, Олы Болгаер, Борнаш,...
-
Дәүләт түли, ә син яңа һөнәрле буласың
Район хезмәт һәм мәшгүльлек Үзәге аша юллама алып хәзер эш эзләүчеләргә Казанда махсус үзәкләрдә яңа һөнәргә өйрәнү мөмкинлеге бар. Укыган өчен Үзәк түли. -Теләге булганнарга безнең бүген барлыгы 35 төрле һөнәргә бушлай укыту, өйрәтү мөмкинлегебез бар. Килегез, без ярдәм итәргә һәрчак әзер,-ди Үзәк җитәкчесе Рамил Сәлахов.
-
Колчыкта сарай янган
3 март көнне 15 сәгать 36 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Колчык авылында сарай януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр һәм җаваплы җитәкче-белгечләр, оешмалар бирегә тиз арада барып җитә. Ут сарайга яхшы гына үрмәләргә өлгергән була инде. Шул ук вакытта мунча түбәсенә дә зыян килә. Янгын тиз арада сүндерелә. Утның...
-
Солдат егет ерактан сәлам юллый
Апас егете Руслан Галиуллин июнь аенда хәрби бурычын үтәргә армия сафларына китте. Ул бүгенге көндә Свердловск өлкәсендә хезмәт итә. Хәрби әзерлекле, намус белән хезмәт итүче егеткә уку үзәге җитәкчесенең Мактау грамотасы да бирелгән. Солдат егет Руслан әнисе Фирдәүсәне, барлык якыннарын һәм райондашларын киләчәк бәйрәмнәр белән тәбрик итеп, саулык-сәламәтлек, озын гомерләр...