Апас районы чемпионы-Акхуҗа командасы
26 августта Апас мәктәбе янәшәсендәге ачык, ясалма чирәмле спорт мәйданчыгында район мини-футбол ачык турниры финалы үткәрелде. Ике ай барган бу зур Кубок-футбол фестивалендә районда барлыгы 8 команда катнашты. Финалга үткән командалар арасында быел Акхуҗа ир-егетләренә тиңнәр табылмады. Икенче урында Каратун, өченче урында Апас җыелма командасы. Район электр челтәрләре футбол командасы...
26 августта Апас мәктәбе янәшәсендәге ачык, ясалма чирәмле спорт мәйданчыгында район мини-футбол ачык турниры финалы үткәрелде. Ике ай барган бу зур Кубок-футбол фестивалендә районда барлыгы 8 команда катнашты. Финалга үткән командалар арасында быел Акхуҗа ир-егетләренә тиңнәр табылмады. Икенче урында Каратун, өченче урында Апас җыелма командасы. Район электр челтәрләре футбол командасы дүртенче урынга чыкты.
- Җиңүчеләргә бүләкләр алуда, сертификатлар тапшыруда теләп булышкан киң күңелле, спорт яратучы эшмәкәрләргә бик зур рәхмәт,-ди бу ярышларны төп оештыручыларның берсе, "Алтын алка" тренеры Ленар Мотыйгуллин.
Ярышларны Апас халкы да бик тансыклап һәм яратып тамаша кылды.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев