28 август 2017 яңалыклары
-
Апас районы чемпионы-Акхуҗа командасы
26 августта Апас мәктәбе янәшәсендәге ачык, ясалма чирәмле спорт мәйданчыгында район мини-футбол ачык турниры финалы үткәрелде. Ике ай барган бу зур Кубок-футбол фестивалендә районда барлыгы 8 команда катнашты. Финалга үткән командалар арасында быел Акхуҗа ир-егетләренә тиңнәр табылмады. Икенче урында Каратун, өченче урында Апас җыелма командасы. Район электр челтәрләре футбол командасы...
-
Апасның Җәмигь мәчетендә имамнар җыелышы узды
Апасның Җәмигь мәчетендә имамнарны чираттагы айлык җыелышы узды. Биредә Корбан гаетен оешкан төстә, имин уздырып җибәрү, каберлекләрне, зиратларны чиста тоту, яшь буынга таяныч, киңәшче булу хакында сүз булды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты.
-
Һәр эштә үрнәк ул
Бар гомерен балалар, яшьүсмерләр тәрбияләүгә багышлаган, районыбызның мактаулы гражданины, озак еллардан бирле халык дружинасын җитәкләүче Рәшит абый Шәйхиев "Территория Закона" республикакүләм бәйгедә катнашып җиңү яулады. Җәмәгатьчелекне кызыксындырып, җәмәгать урыннарында тәртип саклауда күрсәткән уңышлары өчен Диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Шулай ук спорт өлкәсендә күрсәткән уңышлары өчен Татарстан Республикасы яшьләр эше...
-
Олы Болгаер клубында эчтәлекле чара
31 август көнне, 14 сәгатьтә Олы Болгаер клубында эчтәлекле чара оештырыла. Биредә, Олы Болгаерда туып-үсеп, бүгенге көндә Биектауда яшәүче, авылдашлары өчен бик күп игелекләр кылган Әнсар Галиевның "Хәтер яшәгәндә, без исән" китабы тәкьдим ителә. Шулай ук яшь җырчылар Ранис Габбасов һәм Сиринә Зәйнетдинова катнашында концерт булуы да көтелә.
-
Апас бозында хоккей сезоны ачылды
«Алтын алка» боз Сараенда Апас, Буа һәм Мари-Эль республикасының Волжск шәһәре җыелма командалары көч сынашты. 2005-2006 елларда туган балаларның "Вызов" хоккей Кубогына багышланган беренче матчта яшь апаслылар көндәшләре белән тигез һәм лаеклы уйнады. Тик бу юлы спорт бәхете безнекеләрне читләтеп үтте, Апас балалары өченче урында. Волжск шәһәр балалар командасы беренче...
-
Апас балалары Кырымнан кайтты
Район җитәкчелеге ярдәме белән моннан 18 көн элек Кырымга ял итәргә киткән, укуда, спортта иң алдынгы Апас мәктәпләренең 46 укучысы Кара диңгез ярларында сәламәтлекләрен ныгытып, 26 августта барысы да исән-сау Апаска әйләнеп кайттылар. Апас "Алтын алка" Боз Сарае каршында аларны район хакимияте, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм әти-әниләре, туганнары, дуслары чәчәкләр...
-
«Соцпакет»тан баш тарткан 3 апаслы бик иртә якты тормыш белән хушлашкан
Районда аерым исемлектә булган 2587 апаслы арасында тиешле һәм дәүләт бер тиен түләүсез биргән дарулар урынына акчасын өстен күрүчеләр һаман да бар. Алар бүгенгә 1651 кеше исәпләнә. Ә кайбер авыруларны җиңү, дәвалану өчен миллион сум да җитмәскә мөмкин. Быелның 1 февраленнән "соцпакет" бәясе 807 сум 94 тиен тәшкил итә... -1...
-
Изгелек ул – мәңгелек
Районыбызда зират тирәләрен чистарту, яңарту эшләре дәвам итә. Бу изге эштә һәрбер авылның иганәчеләре бик теләп катнаша. Борнаш авылы зиратында бик матур йорт ясый башлаганнар. Әлеге зур ярдәм шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан Стальные Профили заводының генераль директоры Илдар Ногманов иганәчелегендә башкарыла. Зират йорты тулысы белән калайдан эшләнә. Бик...