Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

30 август – Республика көне уңаеннан Апаста бәйрәм чаралары программасы

30 август - Республика көне уңаеннан Акхуҗа авылында яңа спорт мәйданы ачыла, асфальт юл кулланылышка тапшырыла. Шулай ук 10.00 сәгатьтә Үзәк паркта бәйрәм чаралары уза. Кунакларны төрле милләт вәкилләренең ансамбльләре каршы ала. Бәйрәм "Кызу урак өстендә дә гармун эшкә көч өстәде..." театраль күренеш белән башланып китә. "Гармун моңы-йөрәк җыры" фестиваленә...

30 август - Республика көне уңаеннан Акхуҗа авылында яңа спорт мәйданы ачыла, асфальт юл кулланылышка тапшырыла.

Шулай ук 10.00 сәгатьтә Үзәк паркта бәйрәм чаралары уза.

Кунакларны төрле милләт вәкилләренең ансамбльләре каршы ала.

Бәйрәм "Кызу урак өстендә дә гармун эшкә көч өстәде..." театраль күренеш белән башланып китә.

"Гармун моңы-йөрәк җыры" фестиваленә йомгак ясалып, җиңүчеләре төрле номинациядә бүләкләнә.

Балалар мәйданчыгында китапханәчеләр тарафыннан нәниләр өчен бәйрәм чаралары күрсәтелә.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм аграр көллият укучылары тарафыннан күргәзмә оештырыла.

Төрле спорт уеннары булачак. Сату рәтләре, батутлар эшлиячәк.

18.00 дә "Алга-Татарстан, бас-Апас!" дип аталган бәйрәм дискотекасы булачак.

22.00 дә Бәйрәм салюты. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев