Апас районы мәктәпләре кошчыкларын очырды
Быел районда 11 классны 115 укучы тәмамлады. Узган шимбәдә алар иң истәлекле бәйрәмгә - чыгарылыш кичәсенә җыелдылар. Алар тормышында бу күңелле мизгелләр гомере буена сакланачак. Чыннан да аллы-гөлле күлмәкләрдән бирегә килгән кызлар, егетләр йөзендә бары шатлыклы елмаю, бәхет нуры бөркелгән булса, әти-әниләренең исә күзләрендә йөрәкләреннән чыккан кайнар күз яшьләре ялтырады....
Быел районда 11 классны 115 укучы тәмамлады.
Узган шимбәдә алар иң истәлекле бәйрәмгә - чыгарылыш кичәсенә җыелдылар. Алар тормышында бу күңелле мизгелләр гомере буена сакланачак. Чыннан да аллы-гөлле күлмәкләрдән бирегә килгән кызлар, егетләр йөзендә бары шатлыклы елмаю, бәхет нуры бөркелгән булса, әти-әниләренең исә күзләрендә йөрәкләреннән чыккан кайнар күз яшьләре ялтырады. Алар газиз балалары белән бер горурланып куйсалар, шул ук вакытта борчылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев