29 июнь 2015 яңалыклары
-
Апас мәктәбе укучысы Аида Габдрахманова Бөтенроссия һәм Татарстан медальләренә ия булды
Аида өчен бу ел аеруча зур уңыш китерде. Ул барлык сынауларны лаеклы башкарып чыкты һәм югары бәя алды. Зур тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, Аида Габдрахманова "Укуда аерым уңышлары" өчен "Бөтенроссия медале" һәм Татарстан Республикасы медаленә дә лаек булды. Котлыйбыз! Алга таба да Аидага зур уңышлар телибез!
-
Яшьләр көнендө апаслыларны җырчы Мәликә сәламләде
Узган шимбәдә Апаста үткән яшьләр бәйрәменә яшь җырчы Мәликә килгән иде. Ул барлык апаслыларны бәйрәм белән котлап, матур җырларын бүләк итте. Аның моңнарына балалар, яшьләр рәхәтләнеп биеделәр, кул чаптылар, кушылып җырладылар.
-
Апас районы мәктәпләре кошчыкларын очырды
Быел районда 11 классны 115 укучы тәмамлады. Узган шимбәдә алар иң истәлекле бәйрәмгә - чыгарылыш кичәсенә җыелдылар. Алар тормышында бу күңелле мизгелләр гомере буена сакланачак. Чыннан да аллы-гөлле күлмәкләрдән бирегә килгән кызлар, егетләр йөзендә бары шатлыклы елмаю, бәхет нуры бөркелгән булса, әти-әниләренең исә күзләрендә йөрәкләреннән чыккан кайнар күз яшьләре ялтырады....
-
Апас яктыра: тиздән бу яктылык авылларга да таралачак
Май аенда ук Апасның әйләнеч юлының 2,5 километрлык өлеше юл хәрәкәте иминлеге Россия програмасы буенча иң заманча оптик-диодлы яктыртычлар белән җиһазланды. Унар метр озынлыктагы, соңгы дизайн белән эшләнгән тимер баганаларга куелган нибары 100 ваттлы гына инновацияле лампочкалар 1000 ваттлы гади "Ильич лампочкаларыннан" да арттырып 70 метр саен юлга яктылык сибә-төнлә...
-
Апасның 14 яшүсмере Россия гражданины булды
Апаста май, июнь айларында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Район хакимияте, туган якны өйрәнү музее, район мәдәният бүлеге яшьләр һәм аларның әти-әниләре өчен онытылмас мизгелләр бүләк итте. Егет-кызлар паспорт һәм дәүләт символлары турында бик күп мәгълүмат алдылар, тарихи викторинада катнаштылар. Алар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре Рамилә...