Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас районы психологы җавап бирә

Минем кызым кечкенәдән бик акрын хәрәкәтләнүчән. Хәзер ул мәктәптә укый, менә шул акрынлыгы аркасында укуда да артта бара, дәресләрдә классташлары артыннан да өлгерми. Һәм шул сәбәпле мәктәпкә дә куркыбрак бара. Нишләргә икән? Газета укучыбыз соравына Апас психопедагогик хезмәтнең педагог-психологы Елена Салахова җавап бирә: - Бала кечкенә булганда аның бу акрынлыгы...

Минем кызым кечкенәдән бик акрын хәрәкәтләнүчән. Хәзер ул мәктәптә укый, менә шул акрынлыгы аркасында укуда да артта бара, дәресләрдә классташлары артыннан да өлгерми. Һәм шул сәбәпле мәктәпкә дә куркыбрак бара. Нишләргә икән?

Газета укучыбыз соравына Апас психопедагогик хезмәтнең педагог-психологы Елена Салахова җавап бирә:

- Бала кечкенә булганда аның бу акрынлыгы зыян китерми. Ата-аналарга баланың бу үзенчәлеген истә тотып, ниндидер шөгыль башкару һәм хәрәкәтле уеннарга күбрәк вакыт бирергә кирәк. Бала мәктәпкә килү белән акрынлык аның яхшы укуында киртә булып тора. Акрынлыкның сәбәбе, үзәк нерв системасының үзенчәлегеннән тора. Моның өчен бала белән һәр көн шөгыльләнергә кирәк. Йөгерү, бармакларга гимнастика ясау, велосипедта йөрү, скакалкада сикерү, төрле уен-бәйгеләр бик әйбәт. Нәтиҗәсе булсын өчен акрын ритмлы уеннардан хәрәкәтлерәкләргә күчәргә кирәк. Эшне алдан планлаштыру да акрынлыкка карата көрәшүдә иң әйбәт алым. Әгәр укучы баланың иртәнге җыену вакыты бик озак була икән, аның киемнәрен кичтән үк хәзерләгез, ә рюкзагының ишек янында хуҗасын көтеп торуына инаныгыз. Гаугалануны азайтыгыз, шул очракта сезнең хис-кичерешләрегез дә нормада була. Укучы балага кайбер эшчәнлегендә төгәл вакытны билгеләгез. Мәсәлән, "Алинә, синең төшке ашны ашау өчен 20 минут вакытың бар". 15 минуттан соң ашау вакыты төгәлләнергә бик аз вакыт калуын исенә төшерергә кирәк. Әгәр бала мәктәптә уку материалларын үзләштерү буенча кыенлык кичерә икән, аңа өйдә булышу мөһим. Дәрестә укыганнарның барысын да кабатларга кирәк. Ә иң яхшысы, берничә теманы алдан узып укырга. Бу очракта бала укытучы фикерләренә өлгереп барачак. Баланың акрынлыгына һәрчак игътибарлы булыгыз. Чөнки алар үзләренең белемнәренә һәм көчләренә еш кына шикләнәләр, акрынлыкларында үзләрен гаепле хис итәләр.

Язып алды - Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев