20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 20.01.2017
-
Апас теннисчылары Мария Шарапованы алыштырырга әзерләнә
Апаста өстәл теннисы буенча мәктәп Спартакиадасы программасы буенча быелгы беренче зур турнирда 20 мәктәптән 75 укучы көч сынашты. Ярышлар 3 өстәлдә Олимпия системасы буенча үтте. Командалар беренчелегендә Апас, Каратун, Азбаба, Чүрибураш һәм Биеш командалары призлы урыннарга чыкты. Алинә Мөхәммәтҗанова, Язилә Мөхәммәдиева, Вероника Кузьмина, Салават Мәүлетов, Альмир Гайнетдинов Тимур Галиуллин, Регина...
-
Борнаш укучылары белән очрашу
Борнаш урта мәктәбендә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашында профилактик кичә узды. Участок инспекторы Илшат Мухамов, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова укучылар белән әңгәмә уздырдылар, укулары белән кызыксындылар, хокуклары һәм бурычлары турында аңлатып үттеләр. Төрле сайтларга кергәндә сак булырга, таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска өндәделәр алар.
-
Апаста тагын бер исерек
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы биш көндә юл кагыйдәсен санламаган 75 транспортчы тоткарланган. Руль артына аек булмаган хәлдә утырган бер "батыр" вакытында туктатылган. Бу вакыт аралыгында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Биредә техникага зыян килгән.
-
Котлыйбыз!
Намуслы хезмәте һәм яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбияне уңышлы алып барганы өчен Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков исеменнән мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Бу олы бүләкне аңа район башлыгы Рәшид Заһидуллин тапшырды.
-
Апаста Үзәк чыршыны ябу кичектерелә
Бизәлгән Чыршы тирә-юньгә ямь бирә, күңелләргә шатлыклы кәеф өсти. Бу матурлыкны азга гына булса да саклап тору максатыннан, Апаста Үзәк Чыршыны ябу әлегә кичектерелә.
-
Апаста метаноллы, составында спирт булган контрафакт продукция сатудан алына
Иркутск якларында составында метанол спирты булган көнкүреш-гигиена сыеклыгын кулланып кешеләрнең күпләп вафат булуы очрагыннан соң Россия хөкүмәте ашыгыч чаралар күрде. -Безгә дә шул уңайдан махсус хат-күрсәтмә килде,-диде хәбәрчегә Мөсәлим Бәширов. Ул 2005 елдан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстанның Буа, Тәтеш районнары территориаль...
-
Апас районы психологы җавап бирә
Минем кызым кечкенәдән бик акрын хәрәкәтләнүчән. Хәзер ул мәктәптә укый, менә шул акрынлыгы аркасында укуда да артта бара, дәресләрдә классташлары артыннан да өлгерми. Һәм шул сәбәпле мәктәпкә дә куркыбрак бара. Нишләргә икән? Газета укучыбыз соравына Апас психопедагогик хезмәтнең педагог-психологы Елена Салахова җавап бирә: - Бала кечкенә булганда аның бу акрынлыгы...