Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Зур Күккүздә кышлату-2017

-Без бик дус һәм бердәм эшлибез. Коллективта эшләүче егермебез дә бер-беребезгә ярдәмчел булгач, эшебезнең авырлыгы сизелми дә,-ди Зур Күккүз фермасы мөдире Айрат Сөнгатуллин. -Ирем, машина-трактор паркы мөдире Ринатны район Сабантуенда бик зурладылар, бүләкләр белән кайтты ул бәйрәмнән, гаиләбез белән шатландык,-ди сыер савучы Чулпан Нәбиева.-Эшебезгә сөткә карап түлиләр бездә, иң күп...

-Без бик дус һәм бердәм эшлибез. Коллективта эшләүче егермебез дә бер-беребезгә ярдәмчел булгач, эшебезнең авырлыгы сизелми дә,-ди Зур Күккүз фермасы мөдире Айрат Сөнгатуллин.

-Ирем, машина-трактор паркы мөдире Ринатны район Сабантуенда бик зурладылар, бүләкләр белән кайтты ул бәйрәмнән, гаиләбез белән шатландык,-ди сыер савучы Чулпан Нәбиева.-Эшебезгә сөткә карап түлиләр бездә, иң күп сөтле айларда 30 мең сумга кадәр хезмәт хакы язалар. Кешенең кадере, түләве яхшы булгач эшкә дә күңел үсә.

Терлекләргә азык кертүче Роберт Галиуллин, Гали Госманов, Рамил Вәлиев, бозаулату бүлегендә бар эшкә кулы ятып торучы Ринат Хәлилуллин, саву аппаратлары хуҗасы Илдар Шакиров, ТСН операторлары Фәнис Зәйнетдинов, Рафил Тимербаев, сыер савучы Гүзәлия Габидуллина һәм башкалар белән бик хаклы горурлана Айрат Сөнгатуллин:

- Хезмәттәшләренә матур үрнәк күрсәтүче Чулпан Нәбиева узган елда барлыгы 165 000 килограмм сөт савып ферма рекорды куйды. Иң шатлыклысы шул-малкайларга азык бик күп, хәсиятләп тотсаң ел ярымга рәхәтләнеп җитә. Җәйге-көзге чорда аны үстергән, уңышын җыеп ферма базларына салган, төргәкләп эскертләргә өйгән механизаторларга рәхмәт, терлек азыгының сыйфаты да бик әйбәт,-ди ул.

-Чулпанның хезмәттәшләре Равия Закирова, Рәзинә Сабирова, Римма Гыйльметдинова, Лилия Шакирова, Гөлнара Зиннәтуллина һәм хатын-кызлардан да уздырып эшләүче бердәнбер ир-ат сыер савучы Илшат Галиев узган ел барлыгы 842 мең килограмм сөт савып алып Әлмәндәр берләшмәсе буенча иң алдынгы урын яуладылар,-дип үз сүзен өсти хисапчы Гөлсинә Мәүлетова.

-Абыйлы-энеле Фәнис белән Фирдүс Миңнуллиннар, Райман белән Рамил Шәяхмәтовлар, Татарстанның атказанган механизаторы Илдар Шәвәлиев, Райман Нәбиев, Илгиз Фәезкәбиров, Әүхәт Сәйфуллин үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкарулары белән данлыклы. Авылның иң яшь механизаторы, Апас көллиятен яңа гына тәмамлап кайкан 19 яшьлек Фәндүс Яруллин да алардан калышмый. Әтисе Фирдүс, әнисе Фәниянең ышанычы һәм горурлыгы ул. Балаларын эшкә батыр итеп үстергәннәр бу гаиләдә,- ди бүлекчә идарәчесе Илфир Гайнуллин.

Зур Күккүз халкы гомер-гомергә тырыш булып, бердәм булып яшәде һәм яши. Авыл өчен Яңа 2017 ел да яңа уңышларга бай булсын!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев