Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районында быелгы язгы кыр эшләрен һавадан башладылар

Быелгы яз үзенчәлекләрен искә алып, инвестор районга 10 апрельдә авыл хуҗалыгы авиациясе чакырды. Бу экипажның безнең районда эшләгәне бар инде. "АН-2" командиры Виктор Захаров сүзләренчә, аларга Апас ягы табигате яхшы таныш, "барлык кырлар контурын хәтердән беләбез", ди ул. 2 көндә самолет "Зөя" агрофирмасының якынча 1000 гектар уҗым басуларына минераль ашлама...

Быелгы яз үзенчәлекләрен искә алып, инвестор районга 10 апрельдә авыл хуҗалыгы авиациясе чакырды. Бу экипажның безнең районда эшләгәне бар инде. "АН-2" командиры Виктор Захаров сүзләренчә, аларга Апас ягы табигате яхшы таныш, "барлык кырлар контурын хәтердән беләбез", ди ул.

2 көндә самолет "Зөя" агрофирмасының якынча 1000 гектар уҗым басуларына минераль ашлама сиптерде. Дәвеш янәшәсендәге вакытлы кыр аэродромыннан көнгә 25-35 очыш ясала. Бер маршрутта 1 гектарга уртача 1 центнер исәбеннән 10-12 гектар мәйдан ашлана. Бирегә үк күчмә ашханә, ял итү вагоны куелган.

-Агрофирманың аерым басуларында ике "Туман" ашлама сиптерегеч агрегаты эшли. Райондагы 25 тагылма чәчкечләр дә эш сезонына әзер, кырларның тигез өлгерүен көтәбез Быелгы язгы кыр эшләренә районда физик авырлыкта барлыгы 1500 тонна минераль ашлама запасы тупланды,-дип белдерә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев