13 апрель 2016 яңалыклары
-
Зур Күккүз мәктәбендә Ю.А.Гагаринның галәмгә очуына 55 ел тулу уңаеннан"108 минут Гагарин белән бергә" дип исемләнгән акция үтте
Зур Күккүз урта мәктәбендә Ю.А.Гагаринның галәмгә очуына 55 ел тулу уңаеннан "108 минут Гагарин белән бергә" дип исемләнгән акция үтте."Факел" хәрби-патриотик клубы членнары (җит. Сулейманова Н.М.) үткәргән бу чара бик мавыктыргыч һәм файдалы үтте.
-
Казан Сабан туе 28 майга күчерелә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сабан туе" татар халык бәйрәмен уздыру турында Указына үзгәреш кертү хакында"гы Указны имзалады. Документтан аңлашылганча, Казанда быелгы Сабан туе 9 июльдән 28 майга күчерелә. Республика район һәм авылларындагы бәйрәм вакыты үзгәрешсез калды - 4-5 июньдә бәйрәм итәчәкбез. Чыганак: intertat.ru
-
Борнаш мәктәбендә кешенең космоска очуына 55 ел тулу уңаеннан презентация-дәрес үткәрделәр
Кешенең космоска очуына 55 ел тулу уңаеннан "Ю.Гагарин белән 108 минут" дигән республикакүләм акция игълан ителгән иде. Шул уңайдан мәктәбебезнең физика укытучысы Зарифуллина М. югары класс укучылары өчен презентация-дәрес әзерләп үткәрде, укучыларның кызыксынган сорауларына җаваплар бирде. "Ритм" исемендәге хокук бозуларны кисәтү отряды әгъзалары(җитәкчеләре Вәлиәхмәтова Г.В.) башлангыч класс укучылары алдында Ю.Гагаринның...
-
Каратун мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте
8 нче апрельдә Каратун мәктәбендә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары үтте. Семинарда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу хөрмәтенә "И мөкатдәс моңлы сазым..." исемле әдәби-музыкаль чарадан тыш (җитәкчесе Тимершина Сәвия), коллегалары игътибарына Шиһабетдинова Гөлнур 5 нче сыйныфта татар теленнән, Заһидуллина Зөлфия 2 нче сыйныфта әдәби...
-
Апас районында быелгы язгы кыр эшләрен һавадан башладылар
Быелгы яз үзенчәлекләрен искә алып, инвестор районга 10 апрельдә авыл хуҗалыгы авиациясе чакырды. Бу экипажның безнең районда эшләгәне бар инде. "АН-2" командиры Виктор Захаров сүзләренчә, аларга Апас ягы табигате яхшы таныш, "барлык кырлар контурын хәтердән беләбез", ди ул. 2 көндә самолет "Зөя" агрофирмасының якынча 1000 гектар уҗым басуларына минераль ашлама...
-
Габдулла Тукайның тууына 130-ел булу уңаеннан мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130-ел тулу уңаеннан һәм Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә (2016 нчы елның 10 нчы феврале, №УП -130) районыбызның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә апрель ае дәвамында төрле чаралар (күргәзмәләр оештырыла, әсәр геройларына курчаклар ясала, викториналар, кичәләр һ.б) үткәрелә.