Апас табиблары Казанда килешүне ныгыттылар
1 июньдә узган балалар сабантуенда район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Казан Федераль Университеты ректоры Илшат Гафуров һәм икенче номерлы Казан клиник хастаханәсе баш табибы Альмир Абашев арасында үзара килешү төзелгән иде. Шушы көннәрдә район хастаханәсенең баш табибы Ленар Әхмәтьянов җитәкчелегендә, урынбасары Рөстәм Гайнуллин, бүлек мөдирләре-табиблары Лариса Карабанова, Алик Хураськин, Раилә Хәсәнова...
1 июньдә узган балалар сабантуенда район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Казан Федераль Университеты ректоры Илшат Гафуров һәм икенче номерлы Казан клиник хастаханәсе баш табибы Альмир Абашев арасында үзара килешү төзелгән иде. Шушы көннәрдә район хастаханәсенең баш табибы Ленар Әхмәтьянов җитәкчелегендә, урынбасары Рөстәм Гайнуллин, бүлек мөдирләре-табиблары Лариса Карабанова, Алик Хураськин, Раилә Хәсәнова Университет клиник хастаханәсендә (РКБ-2) түгәрәк өстәл артында сөйләшүләргә бардылар. Биредә сүз, килешүдә каралганчы, авыруларны хастаханәгә җибәрү тәртибе, аларны кабул итү, уңайлылыклар тудыру турында барды. Безнең делегация клиник хастаханә, андагы белгечләр, бүлекләр белән якыннан таныштылар, аралаштылар. Тиздән Казан табиблары үзләре дә Апас хастаханәсенә килеп авыруларны караячаклар, барлык юнәлешләр буенча киңәшләр бирәчәкләр.
Гөлзада Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев