23 июнь 2017 яңалыклары
-
Апас укучылары Мамадышта лагерьда булып кайттылар
Сәләтле, туган телне яратучы укучыларны үстеру, ял иттеру максатыннан Мамадыш районының 'Нурлы алан' профиль лагерена Апас урта мәктәбеннән ике укучы чакырылган иде. 7нче А сыйныфындагы Газимова Регина һәм Ахмедзянова Энҗе шул лагерьдә алган таэсирләрен укытучылар белән дә бүлеште: "Нурлы алан" лагерында ял итүемә чиксез шатмын. Балалар өчен бөтен уңайлыклар да...
-
Әнәледә кул эшләренә осталар күп
Иске Әнәле клуб бинасында авылдашлар тарафыннан эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәне яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә бик теләп килеп карыйлар. Нинди генә эшләнмәләр юк биредә, бигрәк осталар бар икән бит. Кул эшләренең нәзәкатьлелегенә соклануларын һәм рәхмәтләрен җиткерәләр..., - дип хәбәр итә клуб мөдире Альмира Салахова.
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 23.06.2017
-
Бүген Югары Ослан районында көчле боз яуган
Боз явуы турында хәбәр Түбән Ослан авылыннан килеп иреште. Бүген Югары Ослан районында көчле боз явып узды, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Боз явуы турында хәбәр Түбән Ослан авылыннан килеп иреште. Кайбер фотографияләр "Гөлҗимеш" ("Шиповник") бакчачылык ширкәте кишәрлекләрендә төшерелгән. татар-информ
-
Районда Яшьләр көне һәм чыгарылыш кичәсе кайчан була?
28 июньдә районда Яшьләр көне һәм чыгарылыш кичәсе уза Бәйрәм районның Үзәк ял паркында көндезге сәгать өчтә башлана. 12.00-16.00 сәгатьләрдә яшьләр командалары арасында футбол, волейбол ярышлары, ГТО нормативлары тапшыру оештырыла. Чыгарылыш кичәсе район башлыгы чыгышы белән башланып китә. Программада шулай ук аттестатлар тапшыру, тәбрикләүләр, флэш-моб, вальс бию каралган. Яшьләр көне...
-
Үтәмеш имамы Президентның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Үтәмеш авылы мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Илгиз Мәрдәнов рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу бүләкне аңа тантаналы шартларда район башлыгы Рәшид Заһидуллин тапшырды. Котлыйбыз! Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.
-
"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат
Аңа 66 яшь иде. "Татарстан яшьләре" газетасында күп еллар баш мөхәррир булып эшләгән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң вафат булды. Аңа 66 яшь иде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына газетаның баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов хәбәр итте. Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан...
-
Апас табиблары Казанда килешүне ныгыттылар
1 июньдә узган балалар сабантуенда район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Казан Федераль Университеты ректоры Илшат Гафуров һәм икенче номерлы Казан клиник хастаханәсе баш табибы Альмир Абашев арасында үзара килешү төзелгән иде. Шушы көннәрдә район хастаханәсенең баш табибы Ленар Әхмәтьянов җитәкчелегендә, урынбасары Рөстәм Гайнуллин, бүлек мөдирләре-табиблары Лариса Карабанова, Алик Хураськин, Раилә Хәсәнова...