Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас туган якны өйрәнү музеенда “Язның игелекле атнасы”

Апас туган якны өйрәнү музеенда Россия күләмендә үткәрелә торган "Язның игелекле атнасы" акциясе кысаларында, "Иреклелек балаларга!" дигән бер көне уңаеннан, Апас урта мәктәбенең коррекцияле сыйныф укучылары белән кызыклы очрашу үтте. "Борын борын заманда..." дип аталган әкияти исем астында, безнең- Апас төбәгендә табылган һәм яшәгән борынгы хәйваннарның сөякләренә нигезләнеп төзелгән экспозициясе...

Апас туган якны өйрәнү музеенда Россия күләмендә үткәрелә торган "Язның игелекле атнасы" акциясе кысаларында, "Иреклелек балаларга!" дигән бер көне уңаеннан, Апас урта мәктәбенең коррекцияле сыйныф укучылары белән кызыклы очрашу үтте. "Борын борын заманда..." дип аталган әкияти исем астында, безнең- Апас төбәгендә табылган һәм яшәгән борынгы хәйваннарның сөякләренә нигезләнеп төзелгән экспозициясе аша балаларның аң үсешен үстерү, аларның тапкырлыгын арттыру, алар белән диалог төзү, уен рәвешендә алып барылды. Бозлык чорында яшәгән мамонт һәм аның баласы, йонлы мөгезборын белән кыр үгезе - бизонның үз мәйданы өчен көрәшүе, тау куышында яшәүче юлбарысның үгез сарыкка һөҗүме, хәзерге заман атларының борынгы "бабалары" - тарпаннарның саклылыгы, тау куышында йокысын туйдырып чыккан аюның табигать хикмәтләренә карашы күренеше - барысы да балалар өчен бик кызык тоелды.

Балаларның күпсанлы кызыксынган сораулары шуны ишарәли иде. Токсидермистлар тарафыннан ясалган безнең төбәктә яшәүче кошларның, киек җәнлекләрнең скульптор сыннары да бик ошады балаларга. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Олы Болгаер авылында туып үскән, бүгенге көндә Биектауда яшәүче Галиев Ансар абыйларының музейга бүләк иткән мәче башлы ябалак, суер, чүрәкәй үрдәк, тиеннәре, соры аю баласы, хәйләкәр карашлы төлке һәм сасы көзән бигрәк тә зур кызыксыну уятты балаларда. Борын заманда бу якларда аюларның яшәве, Аюкөйдергән авылының килеп чыгышы тарихи - легендасын йотылып тыңладылар. Архелогик чүлмәкләрнең шартлы кисемнәрен төзү уен ярышына да, "Кошларны тавышыннан таны" интерактив уенын да да балалар бик теләп, активлык күрсәтеп катнаштылар. Соңыннан музей хезмәткәрләре хәйриялек күрсәтеп, баларга бүләкләр һәм тәм-том тараттылар.


Шул ук көнне бу акция кысаларында Апас урта мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары да мөстәкыйллекне һәм үзаңлылыкны арттыру буенча экологиягә кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап таптылар. Туган ягыбызның урманнарында һәм суларында яшәгән кайбер киек кошларның һәм үсемлекләрнең "Кызыл китапка" кертелүләре, райондагы "Зөя", "Үләмә" елгалары, "Гран тау" дип аталган авышлыктагы урман-дала үсемлекләр төркеме Татарстанның "Табигать һәйкәлләре" итеп, саклау чарасына кертелүләре балаларга таныш булса да, үзләренең фикерләре белән дә уртаклаштылар һәм тирәнрәк кызыксындылар. Шулай ук, яңа төзелеп килә торган музейның янкормасында безнең төбәктә, бозлык чорында яшәгән, инде күптән һәлак булган мамонт аның баласы үз зурлыкларында урнаштырылуы, тагын "Үләмәзавр", сөйрәлүче зур кәлтәләр, аю, бүреләрнең һәм башка җәнлекләрнең кечерәйтелгән макетлары урын алачагы гаҗәпләндерде балаларны һәм түземсезлек белән көтеп, тагын музейга киләчәкләрен белдерделәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев