Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас укучылары янгын сүндерүчеләр янында

Апас урта мәктәбенең Гүзәл Гатина җитәкчелегендәге 2Б классы укучылары табигать белеме фәне кысаларында янгын куркынычсызлыгы темасын тагын бер кат хәтерләрендә яңарттылар. Алар районның янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт иттеләр. Янгын сүндерүчеләрнең эш урыннары белән таныштылар, машиналарга утырып карадылар, курку белмәс абыйларының ничек вакыйга урынына чыгып китүе белән дә кызыксындылар. Янгын күзәтчелеге...

Апас урта мәктәбенең Гүзәл Гатина җитәкчелегендәге 2Б классы укучылары табигать белеме фәне кысаларында янгын куркынычсызлыгы темасын тагын бер кат хәтерләрендә яңарттылар. Алар районның янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт иттеләр. Янгын сүндерүчеләрнең эш урыннары белән таныштылар, машиналарга утырып карадылар, курку белмәс абыйларының ничек вакыйга урынына чыгып китүе белән дә кызыксындылар. Янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев балалар белән әңгәмә уздырды. Куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга тагын бер кат сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев