8 февраль 2018 яңалыклары
-
Апас укучылары янгын сүндерүчеләр янында
Апас урта мәктәбенең Гүзәл Гатина җитәкчелегендәге 2Б классы укучылары табигать белеме фәне кысаларында янгын куркынычсызлыгы темасын тагын бер кат хәтерләрендә яңарттылар. Алар районның янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт иттеләр. Янгын сүндерүчеләрнең эш урыннары белән таныштылар, машиналарга утырып карадылар, курку белмәс абыйларының ничек вакыйга урынына чыгып китүе белән дә кызыксындылар. Янгын күзәтчелеге...
-
Апаста “Балкыш“ фестиваленең районкүләм сайлап алу турлары башланды
Бүген Иске Йомралы авылы мәдәният йорты өлкәннәребезнең җыр-моңнарына күмелде. Фойеда чәй кайнады, тәмле коймак пеште. Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина фестивальне ачып, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Сәхнә түрендә Иске Йомралы, Зур Күккүз, Олы Болгаер, Әлмәндәр, Чүрибураш, Ишеево авыллары җирлекләрендә яшәүче өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар чыгыш ясадылар. Күңелләрендә яшәгән моң...
-
Апаста чираттагы “Тоннель“ уза
9 февральдә чираттагы "Тоннель" операциясе уза. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Апасның Тукай урамы белән үзәк юл киселешендә эшләячәкләр. Төп игътибар салмыш килеш руль артында йөрүче шоферларны ачыклауга юнәлтелә.
-
Сабантуйны иске урында яңача үткәрәчәкбез
Район Сабантуй аланындагы яңа төзелүче үзәк трибуна менә шундый булачак. Ике катлы, 20 гә 10 метр үлчәмле яңа бина Сабантуй кунакларын югары дәрәҗәдә кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Иске үзәк трибуна үз урынында калачак, андагы утыргычлар яңартылып, аның өсте матур итеп гөмбәз белән ябылачак. -Биредәге күл тирәләре, килү юллары, җәяүлеләр сукмаклары,...
-
Айсылуның эше җаваплы
Район башлыгының кабул итү бүлмәсендә сезне бик мөлаем һәм итагатьле секретарь Айсылу Хәсәнова каршы ала. Район хакимиятенә ярдәм сорап, башка гозерләр белән килүчеләргә барысын да бәйнә-бәйнә итеп аңлатучы ачык йөзле, бик нык хәтерле Айсылу үз эшен яратып башкара. Яшь кенә булса да район җитәкчеләре, хезмәттәшләренең ышанычын аклап һәм ихтирамын тоеп,...