Карамасардан Бибинур апа Калямова Ил башлыгының Котлау хатын алды
Бүген Карамасар авылында гомер кичерүче Бибинур апа Калямова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген һәм чәчәк бәйләмен кабул итеп алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм Югары Акхуҗа авылы җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев Бибинур апа янында булып, аны туган көне белән...
Бүген Карамасар авылында гомер кичерүче Бибинур апа Калямова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген һәм чәчәк бәйләмен кабул итеп алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм Югары Акхуҗа авылы җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев Бибинур апа янында булып, аны туган көне белән тәбрикләп, изге теләкләрен юлладылар.
Бибинур апа Калямова Карамасар авылында туып, тормыш юлын да биредә үтә. Бүген дә ул улы Әмир һәм килене Раяна апа янәшәсендә кадер-хөрмәттә яши.
- Карамасарымнан читкә бер генә дә адым да атлаганым булмады. Картлык көннәремне дә туган авылымда үткәрүемә чиксез шат мин. Балаларым исән-сау булсыннар, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев