Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас укучылары Иске Йомралы фермасында кунакта

Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 4 "А" классы укучылары Иске Йомралы фермасында кунакта булдылар. Алар ферманың барлык бүлекләре белән дә танышып чыктылар. Ферма мөдире Рәүфә Хәйрова эш шартлары, үзенчәлекләре турында сөйләде. -Иртәнге сәгать 4тә эшкә киләбез. Малларны ашатабыз, асларын карыйбыз, сыерларны савабыз, кечкенә бозауларга сөт бирәбез, кирәк чакта дәвалыйбыз...

Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 4 "А" классы укучылары Иске Йомралы фермасында кунакта булдылар. Алар ферманың барлык бүлекләре белән дә танышып чыктылар. Ферма мөдире Рәүфә Хәйрова эш шартлары, үзенчәлекләре турында сөйләде.
-Иртәнге сәгать 4тә эшкә киләбез. Малларны ашатабыз, асларын карыйбыз, сыерларны савабыз, кечкенә бозауларга сөт бирәбез, кирәк чакта дәвалыйбыз да. Терлекләрне яратабыз, - диде ул.
Укучылар үзләре дә малларны сыйпап-сыйпап карадылар. Бигрәк тә кечкенә бозауларны яраттылар. Укытучылары Гөлшат Насретдинова терлекләр дөньясын өйрәнүне табигать белеме дәресендә дәвам итәчәкләрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев