Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас укучылары тагын җиңде!

“Дус класс серләре“ исемле Татарстанкүләм конкурста безнең район мәктәпләре укучылары инде бишенче тапкыр катнаша, һәм шөкер, ел да республика финалына үтә.

Быел да шулай булды - Апас мәдәният йорты сәхнәсендә 7 район командалары арасында барган зона сайлап алу этабында Апас мәктәбенең 7 “А“ сыйныф ата-аналар комитеты һәм укучы балалар әзерләгән чыгышлар җюри тарафыннан иң югары баллга лаек дип табылды. Яңа ел каникулларыннан соң, алар Яр Чаллыда үткәреләчәк финал ярышларына барачак.

Башта Апаска районнардан килгән командаларның күргәзмәләренә бәя куелды. Аннан Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюрига командалар өй биремнәрен тәкъдим итте.

-Беренче турда безнең Зур Күккүз мәктәбе командасы шулай ук беренчелекне яулады, сайлап алу этабында да сынатмагыз, - диде смотр-конкурсны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Апаслыларның сәхнә чыгышлары эчтәлекле һәм мәгънәле иде, оригиналь яктылык-шәүләләр театры куелышы да бөтенесенә ошады. Командалар ял иткән арада Апас балалар “Сәләт“ үзәге, Урта Балтай һәм башка мәктәпләрнең яшь артистлары, мәдәният йорты үзешчәннәре тамашачыларны күңелле ял иттерделәр.

Командаларга үзәк ресторанда мул сыйлы табыннар әзерләнде. Катнашучы һәр командага бик тәмле “Апас“ тортлары бүләк иттеләр. Призлы урыннар яулаучы командаларга Диплом-Грамоталар тапшырылды.

Район балалары мәктәп тормышында, спортта һәм сәхнәдә дус һәм бердәм. Шулай булырга тиеш, Апас даны сүнмәсен-сүрелмәсен!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев