16 декабрь 2019 яңалыклары
-
Шоферыбыз Марат улын армиягә озатты
Хезмәттәшебез, редакция шоферы Марат һәм район поликлиникасы педиаторы Гүзәл Зәйнуллиннар бу ялда газиз балалары-Илфатны көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә озаттылар.
-
Апас укучылары тагын җиңде!
“Дус класс серләре“ исемле Татарстанкүләм конкурста безнең район мәктәпләре укучылары инде бишенче тапкыр катнаша, һәм шөкер, ел да республика финалына үтә.
-
Апас аграр көллиятендә балалар форумы бара
Балалар район җитәкчеләренә үз тәкъдимнәрен әзерли
-
Апаста яшьләр кавыша
Апас егете Айнур Хөснуллин гомерлек яры итеп Биектау кызы Гөлназ Гәрәеваны сайлады. Алар парлы гаилә юлына аяк басты. Айнур белән Гөлназ яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен – Кызыл туйларын билгеләп узды.
-
Апаслылар ГТО нормативлары тапшырды
“Апас“ спорт комплексында “Дельфин“ бассейны һәм Апас мәктәбе тирында 5 яшьтән 75 яшькә кадәр бер йөздән артык апаслылар ГТО тапшырдылар.
-
Татарстан юристлары апаслыларга юридик ярдәм күрсәтә
Апаста “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия җәмәгать берләшмәсенең Татарстандагы төбәк бүлеге мәгълүмат-консультациясе мобиль төркеме эшли.
-
Сатмышта Ватан геройлары көне уңаеннан музыкаль кичә узды
Сатмыш мәдәният йортында, китапханәче, Сатмыш гомуми белем бирү мәктәбе коллективы hәм Янгелде авыл клубы мөдире белән берлектә, Ватан геройлары көне уңаеннан "Кеше хезмәте белән данлы" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды.
-
«Экология» илкүләм проекты буенча Болгарда суалгыч ел азагына кадәр төзекләндереләчәк
Биш елдан соң татарстанлыларның 95 проценты эчә торган чиста су белән тәэмин ителгән булачак.