Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас урманына тайгада гына яшәүче селәүсен (рысь) килгән, бүре көтүе күченеп киткән, ә аю турындагы хәбәр расланмаган

Апас аучылык хуҗалыгы белгечләре, егерьлар һәм дәүләт ау инспекторы Дмитрий Тараканов бу көннәрдә басу-кырлардан кайтып кермиләр, диярлек. Январь-март айларында барлыгы 14 кеше алдан билгеләнгән 15 кышкы маршрутка чыгып, район территориясендә тереклек итүче киек җанварлар, кош-кортларның яшәү биләмәләрен, баш санын санап-билгеләп чыкты. Санаучылар барлыгы 550 километр юл үтте. Дмитрий Тараканов сөйли:...

Апас аучылык хуҗалыгы белгечләре, егерьлар һәм дәүләт ау инспекторы Дмитрий Тараканов бу көннәрдә басу-кырлардан кайтып кермиләр, диярлек. Январь-март айларында барлыгы 14 кеше алдан билгеләнгән 15 кышкы маршрутка чыгып, район территориясендә тереклек итүче киек җанварлар, кош-кортларның яшәү биләмәләрен, баш санын санап-билгеләп чыкты. Санаучылар барлыгы 550 километр юл үтте.

Дмитрий Тараканов сөйли:

-Россиянең һәм Татарстанның "Кызыл китабы"на кертелгән киек кошлар, җанварларның сакланышы, үрчүенә аеруча игътибар итәбез. Бу күзәтүләр вакытында район урманнарының берсендә узгынчы селәүсәнгә (РЫСЬ) юлыктык. Сулыкларда күпләп кондызлар (БОБЕР) яши. Аларның да төгәл исәбен алдык һәм бу җанварларның яшәү рәвешен даими күзәтеп торабыз. "Кызыл китап"ка кертелгән сусарлар (КУНИЦА) гаиләсе дә яши Апас якларында. Быелгы кышкы исәп (ЗМУ) маршрутларында без 14 сусарга тап булдык. Апас урманнарында 7 поши гаиләсе, 27 кабан дуңгызы яшәвен ачыкладык. 5 еллар элек районда пәйда булган узгынчы бүреләр гаиләсе 2 еллар элек башка район территориясенә күченде. Берара халык арасында Кайбыч районының Борындык, Русак, Мәми якларындагы бер урманга Мари тайгасыннан бер аю килгән дигән хәбәр чыккан иде. Ул расланмады, бу эшкә хәтта вертолет та җәлеп ителде. Урман-кырларда кыр тавыгы куропатка күпләп үрчеде. Куян-төлкеләр саны табигый нормативлардан артмый. Бер атна элек районыбызга казлар да кайтты. Һәр төрле ауга Апас аучылык хуҗалыгына килеп лицензия-рөхсәт сатып алырга кирәклеген тагын бер кат искәрәбез. Апас районында браконьерлыкка юл куелмаячак.

-Законсыз төстә киек җанварлар аулаучыларга җәзалар бик катымы?

-Әйе, бу очракта җинаять эше кузгатыла. Әйтик, берничә ел элек берәүнең Апас якларында законсыз сунарчылык кылуын ачыклаган идек. Бу кеше кабан дуңгызы аткан. Ул суд каршында җавап тотты. Быел Әлмәндәр якларында әтиле-уллы ике браконьер тоткарланды. Алар безгә Яшел Үзән шәһәреннән килеп, законсыз төстә ике кыр куяны атканнар. Бу вакытта бу киек җанварларга ау сезоны инде ябылган иде. Бу җинаятьне район полициясе тикшереп, эш суд каравына җибәреләчәк. Законсыз төстә киек җанварларга үрелүчеләргә бүгенге законнар буенча бик зур штраф, җинаять эше ачылу, ау коралын, техникасын конфискацияләү яный.

- Кышын киек җанварлар турында кайгырту хакында сөйләшик. Мин урман ашханәләре турында әйтәм.

-Бу әйбер районда күптәннән бара инде. Безнең районда кеше күзеннән ерак урыннарда урманнарда 5 кышкы ашханә бар. Кышын киек җанварларга азык табуы кыенлаша, шул максатка үз көчебез белән җәен печән, яфраказык көлтәләре, бөртек, тоз әзерлибез һәм билгеле бар вакыт аралыгында аларны шул ашханәләргә алып барып, улакларга салып чыгабыз. Бу эштә һәр аучы катнашырга тиеш, Уставта да шулай каралган.

-Иң-иң табигать җанлы, активларны да барлап үтик инде.

-Апас аучылык җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин, егерьлар Радик Галиуллин, Муса Хафизов, Александар Макаров бер эштән дә читтә калмый. Аучылар Искәндәр Җәббаров, Фирдүс Мингазиев, Марсель Хафизов, Илнур Әхмәтҗановны бик хөрмәт итәм. Гомумән, район аучыларының кайсына гына мөрәҗәгать итсәм дә аңлау һәм ярдәм һәрчак бар, дип горурланып әйтә алам. Бергә һәм бердәм булыйк! Апасыбыз табигате бик матур, кешеләр дә шундый матур, намуслы һәм чиста күңелле булсын иде, дип телим.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев