28 март 2017 яңалыклары
-
Игътибар, яңа бәйге! “Кайттыңмы, сыерчыгым!“
Канатлы дусларыбыз - сыерчыклар сезнең авылга кайттымы әле? Аларны ничек каршы алдыгыз, нинди оялар ясадыгыз? Үзегез ясаган сыерчык ояларын безгә төшереп җибәрегез! Бергәләп "Иң матур сыерчык оясын" ачыкларбыз һәм җиңүчене билгеләрбез!
-
Апас бозында әтиләр һәм балалар
"Алтын алка" боз сараенда 2007 елгы яшь хоккейчылар кызыклы уенда катнашты. Алар бозда әтиләренә каршы уйнады. Уен бик кискен һәм мавыктыргыч барды. Бу юлга җиңү әтиләр ягында калды. Шулай да яшь хоккейчылар күңелләрен төшермәделәр. Киләсе уенда җиңәргә сүз куешып таралыштылар.
-
Дәүләкидән Гөлсинур әбигә 90 яшь тулды
Дүрт дистә елдан артык балаларга белем биргән, Рәсәйнең "Мәгариф отличнигы" һәм башка бик күп мактаулы исемнәре булган Гөлсинур әби Хөсәеновага 90 яшь тулды. Ул төп Апас кызы булган. Районның Кызыл Тау, Шәмбалыкчы, Биябаш, Дәүләки авылларында укыткан. Үзенең хезмәттәшләрен дә, укучыларының да күбесен яхшы хәтерли. Зиһене бик әйбәт. Бүген Апаста, җылы,...
-
Апаста депутат Айрат Фәррахов халыкны кабул итте
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлегендә халыкны кабул итте. Кабул итүләргә дистәгә якын кеше килгән иде. Депутат һәр килүченең соравын игътибар белән тыңлады, ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Сорау бирүчеләр арасында эшкә урнашу, вакытыннан алда пенсиягә чыгу, яшь белгечләргә эш, бала тудыру йорты...
-
“Йолдызлык“ның зона этабында кемнәр җиңде?
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы 26-27 март көннәрендә Буа мәдәният йортында узды. Биредә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районының яшь талантлары катнашты. Сайлап алу турларыннан узган балалар гала-концертта катнашты. Морзалардан Булат Фәтхелисламов (җитәкчесе Турсынташ Сафиуллина), балаларның сәнгать мәктәбеннән Энҗе Туктагулова (җитәкчесе Ирина Золотова), Апасның "Кояшкай" балалар бакчасыннан...
-
Апас балалары Питрәч халкын таң калдырды
Апас "Алтын алка" боз сарае хоккей секциясендә шөгыльләнүче 250 бала тренер абыйларының күзләренә генә карап торалар. Көн саен күнекмәләргә дә ашкынып йөриләр балалар. Әле яңа гына 2009-2010 елларда туган Апасның иң яш хоккейчылары Питрәчтә 3 көн барган Татарстан беренчелегенә зур ярышта катнашып, матур уен күрсәттеләр, аерым җиңүчеләр әти-әниләре янына зур...
-
Апас урманына тайгада гына яшәүче селәүсен (рысь) килгән, бүре көтүе күченеп киткән, ә аю турындагы хәбәр расланмаган
Апас аучылык хуҗалыгы белгечләре, егерьлар һәм дәүләт ау инспекторы Дмитрий Тараканов бу көннәрдә басу-кырлардан кайтып кермиләр, диярлек. Январь-март айларында барлыгы 14 кеше алдан билгеләнгән 15 кышкы маршрутка чыгып, район территориясендә тереклек итүче киек җанварлар, кош-кортларның яшәү биләмәләрен, баш санын санап-билгеләп чыкты. Санаучылар барлыгы 550 километр юл үтте. Дмитрий Тараканов сөйли:...
-
Апаста тәмәкене тиешсез урында тарткан өчен штраф түләүчеләр куп
Тәмәке, аны кулланган кешеләрнең яртысын үлемгә китерә. Дөньяда һәр секунд саен тәмәке тартучы бер кеше үлә. Аны "акрын үлем" дип юкка гына әйтмиләр, сәламәт кеше тәмәке тартып акрынлап саулыгын югалта бара. Ә аның нәтиҗәсе һәркайсыбызга мәгълүм. 2013 елның 1 июненнән тәмәкегә каршы Федераль Закон гамәлгә кергәч, стадионда, мәктәптә, югары уку...