Апас урта мәктәбе укытучысына тынгысызлык нәтиҗәсе уңыш китергән
Апас урта мәктәбенең физик хәзерлек укытучы, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе тренеры Рәмис Гыйззәтовны районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ул әзерләп килгән команданың да сынатмаячагы көн кебек ачык. Апасның волейболчы кызлары көннән-көн остара һәм зуррак дәрәҗәләргә ирешә. - Волейбол кызыклы да, мавыктыргыч та уен. Күбрәк хәрәкәтләнгән саен көчең,...
Апас урта мәктәбенең физик хәзерлек укытучы, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе тренеры Рәмис Гыйззәтовны районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ул әзерләп килгән команданың да сынатмаячагы көн кебек ачык. Апасның волейболчы кызлары көннән-көн остара һәм зуррак дәрәҗәләргә ирешә.
- Волейбол кызыклы да, мавыктыргыч та уен. Күбрәк хәрәкәтләнгән саен көчең, күбрәк уйнаган саен осталыгың арта. Укучылар да спортның бу төренә бик теләп тартыла. Түгәрәкләргә бер гаиләдән икешәр, өчәр бала йөри хәтта, - ди укытучы.
Рәмис Гыйззәтов таләпне иң элек үзенә куя. Аннан соң гына укучылардан нәтиҗә көтә. Ул инде югары белем алган елларда ук йөзү һәм ГТО нормалары буенча беренче разрядка ия була. Бүген дә күбрәк җәяү йөрүне, йөгерүне, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны кулай күрә. Ул бер генә спорт бәйрәменнән дә читтә калмый. Элегрәк көчле спортчы буларак катнашса, хәзер хөкемдар буларак үз сүзен әйтә. Волейбол, баскетбол ярышларында да, "Йолдыз" газетасы призына узган эстафетада да - ул баш хөкемдар.
- Ике кызыбыз да волейбол уйный. Күнекмәләрне калдырмаска, укытучылары әйткән һәр сүзгә колак салырга тырышалар. Илүзәбез республикакүләм ярышларда катнаша. Аннан җиңү яулап, горурланып кайта. Регина да апасы сукмагыннан бара. Без балаларыбыз өчен чиксез шат. Аларның сәламәт һәм көчле рухлы булып үсүләре өчен тырышучыларга рәхмәт, - ди Апастан Илшат Газимов.
- Әгәр көн саен булса, волейболга көн саен да йөрер идек. Без аннан арып түгел, ял итеп, көч җыеп кайтабыз, - ди 8 класс укучысы Рәзилә Галиева.
Тынгысыз укытучыны хезмәттәшләре дә, укучылар да, әти-әниләр дә хөрмәт итә.
- Рәмис Рахматуллович югары категорияле укытучы, республика дәрәҗәсендәге эксперт, гер спорты буенча Рәсәйнең атказанган тренеры. Аның тырышлыгын, хезмәтен ачып бирү өчен шушы исемнәрне атау да җитә. Яшь буынның белемле, сәләтле булуы өстенә сәламәтлеге дә бик кирәк. Безнең укытучылар моны аңлап эшли, бар көчен куя, - ди Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев