30 март 2015 яңалыклары
-
Апас урта мәктәбе укытучысына тынгысызлык нәтиҗәсе уңыш китергән
Апас урта мәктәбенең физик хәзерлек укытучы, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе тренеры Рәмис Гыйззәтовны районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ул әзерләп килгән команданың да сынатмаячагы көн кебек ачык. Апасның волейболчы кызлары көннән-көн остара һәм зуррак дәрәҗәләргә ирешә. - Волейбол кызыклы да, мавыктыргыч та уен. Күбрәк хәрәкәтләнгән саен көчең,...
-
Вероника Кошкина Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә җиңү яулаган
Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Верника Кошкина (җитәкчесе Зөбәйдә Хисамова) Казан шәһәрендә уздырылган Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә география буенча II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
-
Тәҗрибәле терлекче Гөлсем Мусина Балтай фермасында утыз елдан артык хезмәт куя
- Бер ияләнгән хезмәтне ташлыйсы килми, эшкә барасы бар дип сөенеп йөрим, - ди Балтай фермасында яшь бозаулар тәрбияләүче 58 яшьлек Гөлсем Мусина. Кыш айларында аның янына улы Альберт та ярдәмгә килә икән. Бүген 90 яшь терлек үстерә алар. Бозаулар алдыннан витаминлы азык өзелеп тормый, ныклы тәрбия булгач үлем-китемгә дә...
-
Соңгы ике атнада гына исерек килеш руль артына утырган 6 апаслы суд алдында җавап тоткан
Район җәмәгать судьясы Радик Кәримуллин сүзләренчә, март аеның ике атнасында исерек килеш руль артына утырган 6 кешегә суд булган. Мисал өчен, шоферларның берсенең эше дә машина белән бәйле, балалары да кечкенә, ләкин, закон һәркемгә тигез, беркем дә җәзасыз кала алмый. Әлеге яшь әти дә 1,5 ел җәяү йөриячәк һәм балалар...
-
Район территориясендәге үзәк машина юлында да мошенниклар ятьмә салалар
Мошенниклар уңайлы вакытны көтеп кенә торалар, кешенең йомшак якларын яхшы беләләр, кызгану хисе уяталар. Шундый бер очрак район территориясендәге үзәк машина юлында теркәлде. Билгесез кешеләр юлда бензин бетеп калудан, үзләре белән акча булмаудан зарлана. Очраган кешеләргә алтын-көмешләр тәкъдим итеп, юлларын дәвам итәргә булышуларын үтенәләр. Әлбәттә инде, үзе дә күп чакрымнар...