Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас урта мәктәбенең математика укытучысы Талия Фәйзуллина укучылар һәм хезмәттәшләренең котлавын кабул итте

Апас урта мәктәбенең математика укытучысы Талия Фәйзуллина 31 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Хезмәт юлының башында Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә укытырга туры килсә, 1999 елдан бирле, инде 18 ел Апас урта мәктәбендә хезмәт итә ул. Математика дигән серле, катлаулы, зур тырышлык һәм белем таләп итә торган фәнне...

Апас урта мәктәбенең математика укытучысы Талия Фәйзуллина 31 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Хезмәт юлының башында Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә укытырга туры килсә, 1999 елдан бирле, инде 18 ел Апас урта мәктәбендә хезмәт итә ул.
Математика дигән серле, катлаулы, зур тырышлык һәм белем таләп итә торган фәнне укучы күңеленә күчерү, аны кызыксындыру өчен укытучыдан да зур тырышлык, һаман эзләнү, алга омтылу таләп ителә. Талия Фәйзуллина замана алымнары белән бергә атлап, электрон дөньяның үзәгендә кайнарга тырыша. Ул мастер-классларда, тренинг-вебинар, онлайн-конференцияләрдә актив катнаша. Укучылары гына түгел, үзе дә төрле бәйге, конкурс һәм проектларда көчен сыный. "Класс бүлмәсеннән тыш белем" федераль проектында җиңү яулап, мәктәпнең 20 неутбукка ия булуы зур тырышлык нәтиҗәсе. Ул шулай ук "Минем маршрут" онлайн-конференция призеры, "Математиканың методик эшләнмәләре" республика бәйгесе җиңүчесе, "Иң яхшы укытучы" гранты иясе дә. Талия Фәйзуллина Бөтенроссия укытучылар җәмгыяте әгъзасы да булып тора. Ел саен мәктәптә узган математика атналыгында укучылары белән актив эш алып бара. Укучыларны кызыксындыра, үз артыннан әйди белә. Күпьеллык эш тәҗрибәсен яшь укытучылар, үз һөнәрен дәвам итүчеләр белән дә теләп уртаклаша.
Талия Фәйзуллина иҗатка, сәхнәгә дә гашыйк. Катлаулы һәм нәтиҗәле эш көненнән соң ул кулына яраткан гармунын ала, яраткан җырларын суза. Шушы көйләр, моңнар аша күңелен дә, җанын да ял иттерә. Шул минутларда яңа хыяллар, яңа максатлар белән очраша. Аннан кабат җиңен сызганып яраткан эшенә чума. Ул шулай ук кул эшләренә оста, рәсем ясау белән мавыга.
Мәктәптә укучыларның хөрмәтле укытучысы, хезмәттәшләре өчен алмаштыргысыз остаз булса, гаиләсендә ул сөекле әни, кайгыртучан дәү әни. Улы, кызы, килене, оныклары өчен өзелеп тора. Улы Руслан исә әнисе юлын дәвам итә. Ул туган мәктәбендә физик хәзерлек дәресләрен алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев