20 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле юл сезгә, Апас егетләре!
20 октябрьдә районыбызның бер төркем егетләре иң беренчеләрдән булып хәрби хезмәткә юл алды. Апастан Булат Баязов, Айнур Кәбиров, Чирмешәннән Нәфис Әхмәдуллин, Иске Әнәледән Алмаз Насыйбуллин, Олы Бакырчыдан Адел Ихсанов армия сафларына киттеләр. Егетләргә ак юллар, исән-имин хезмәт итеп кайтуларын телибез.
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 20.10.2017
-
Апас урта мәктәбенең математика укытучысы Талия Фәйзуллина укучылар һәм хезмәттәшләренең котлавын кабул итте
Апас урта мәктәбенең математика укытучысы Талия Фәйзуллина 31 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Хезмәт юлының башында Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә укытырга туры килсә, 1999 елдан бирле, инде 18 ел Апас урта мәктәбендә хезмәт итә ул. Математика дигән серле, катлаулы, зур тырышлык һәм белем таләп итә торган фәнне...
-
Апаста социаль яклау хезмәткәрләренең җыелышы узды
Районның социаль яклау идарәсендә социаль яклау хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Биредә аларның эшчәнлекләре, яңалыклар уртага салып сөйләшенде, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр ункөнлеген оештырып җибәрү бурычы куелды. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, социаль мошенниклык, эш таләпләре хакында сүз булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина мондый җыелышларның ай саен дәвам итәчәген белдерде.
-
Апас туган якны өйрәнү музеенда рәссам Илгиз Маликовның күргәзмәсе ачылды
Апас туган якны өйрәнү музеенда рәссам Илгиз Маликовның күргәзмәсе оешты һәм аны тәкъдим итү кичәсе узды. Биредә рәссамның якыннары, дуслары, чордашлары һәм аның иҗатын хөрмәт итүче райондашлар катнашты. Автор һәр рәсеменең тарихы, үзенчәлеге, ясалышы белән таныштырып узды. Әлеге чараны оештыручы музей директоры Рәмис Ногмановка рәхмәтен ирештерде. "Илеңне бел, телеңне бел,...
-
Правасын алдырган апаслы тагын рульгә утырып чыккан
"Тоннель" операциясе Каратун белән Морзалар авылы киселешендә узды. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары бер сәгать эчендә 7 кагыйдә бозучы белән очрашты. Куркынычсызлык каешын эләктереп йөрмәүче ике шоферга беркетмәләр төзелде. Шулай ук салмыш хәлдә руль артына утырып, правасын алдырган бер шофер, юлда йөрү хокукы булмаган килеш кабат каядыр барырга чыккан...