Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас яктыра: тиздән бу яктылык авылларга да таралачак

Май аенда ук Апасның әйләнеч юлының 2,5 километрлык өлеше юл хәрәкәте иминлеге Россия програмасы буенча иң заманча оптик-диодлы яктыртычлар белән җиһазланды. Унар метр озынлыктагы, соңгы дизайн белән эшләнгән тимер баганаларга куелган нибары 100 ваттлы гына инновацияле лампочкалар 1000 ваттлы гади "Ильич лампочкаларыннан" да арттырып 70 метр саен юлга яктылык сибә-төнлә...

Май аенда ук Апасның әйләнеч юлының 2,5 километрлык өлеше юл хәрәкәте иминлеге Россия програмасы буенча иң заманча оптик-диодлы яктыртычлар белән җиһазланды. Унар метр озынлыктагы, соңгы дизайн белән эшләнгән тимер баганаларга куелган нибары 100 ваттлы гына инновацияле лампочкалар 1000 ваттлы гади "Ильич лампочкаларыннан" да арттырып 70 метр саен юлга яктылык сибә-төнлә энә табырлык хәзер биредә, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов. -Үзебезнең көч һәм мөмкинлек белән бирегә 4 ел элек куелган яктырткычлар сүтеп алынды һәм башка авыл җирлекләрендә урам-тыкрыкларны яктыртуга монтажланачак.

Фото:http://www.epm-tosno.ru/ulichnoe_osveshenie.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев